Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫН НИ БОРЧЫЙ?

Быелның көзендә формалашкан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты тулы куәтенә эшли башлады. Аның икенче утырышында 2020 елга эш планы кабул ителде.

14 декабрьдә Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Аның барышында “Депутатлыкка яшь кандидатлар” белем бирү проектын булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Шулай итеп, әлеге проект ярдәмендә республика муниципаль районнарының җирле үзидарәләре органнарына депутатларны шактый иртә әзерли башларга җыеналар. Бу тиктомалга барлыкка килгән сәбәп түгел, әлбәттә. Чөнки 2020 елда муниципаль сайлаулар көтелә. Шушы проект ярдәмендә сайлауларда катнашырга теләгән яшьләрне гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш итәргә, закон булдыру эшчәнлеге, ораторлык осталыгына өйрәтергә җыеналар.

Быел күп кенә яшь әниләр Яшьләр парламенты рәисе Нина Шиминага прописка буенча беркетелмәгән территориядә балалар бакчасы, мәктәпкә урнашу механизмнарын ачык итеп эшләүне үтенгән.

– Гариза тапшырган һәм әзерлек курсларына йөргән балаларны мәктәпкә кабул итүдән баш тарту турында йөздән артык мөрәҗәгать килде. Кабул итмәүнең сәбәбен аңлатып тормаганнар. Бүген беркетелгән территориядә яши торган балаларны мәктәпкә мәҗбүри рәвештә кабул итү турында закон бар. Әмма шундый вәзгыять тә күзәтелә. Еш кына бер мәктәпкә 20 йорт беркетелә, кайберәүләргә – бары тик икәү генә. Һәм монда 100 вакант урынга пропискасы буенча уза торган 7 балага гына урын бар. Калган 93 баланы ничек кабул итүләре билгесез, – ди Нина Шимина.

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин электрон чират программасын булдыруны тәкъдим итә. Бу программа Мәскәү шәһәрендә укучыларны мәктәпкә кабул иткәндә нәтиҗәле булуын күрсәткән. Электрон чират директорларга кемне кабул итүне хәл итәргә мөмкинлек бирми, әзерлек курсларының мәҗбүри түгел икәнлеге турында әти-әниләргә хәбәр итә. Моннан тыш, баланың теге яки бу мәктәпкә керү-кермәве турында ярты ел алдан билгеле була.

Шулай ук утырыш вакытында снюсларны сатуны тыю турындагы закон проектын, аны тыю өчен тиешле чикләүләрне булдыруда Яшьләр парламенты катнашуы мәсьәләсе дә күтәрелде. Моннан тыш, Яшьләр парламенты 2020 елга планнарын билгеләде, аның әгъзалары өчен нәтиҗәлелек критерийлары булдырылуы турында да сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев