Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТУЛАШУ ХЕЗМӘТЕ НИНДИ БУЛА?

“Мирись, мирись, мирись и больше не дерись – мондый санамышны һәркем хәтерлидер. Тик яшүсмерләр болай ансат кына татулаша алмаска мөмкин. Кайвакыт мондый бәхәс зурга да китә ала.

Тиздән Татарстан Яшьләр министрлыгы каршында “Мәктәптәге татулык хезмәте” республика ведомствоара проекты эшли башлый. Әлеге яңа программа бәхәсле ситуацияләрне хәл итү, хокук бозган яшүсмерләр белән профилактик эш алып баруга юнәлтеләчәк. Әлеге хезмәтнең беренче сессиясе дә узды.

Бәхәсләрне тиз арада һәм нәтиҗәле итеп хәл итәр өчен, психология хезмәте һәм мәктәптәге татулык хезмәте ярдәм итәчәк, дип саный белгечләр. Мәктәптәге мохитнең имин булуы да балаларга психологик яктан булышачак.

Антон Коновалов, “Хөкем-хокук реформасы” Төбәкара иҗтимагый үзәкнең “Мәктәптәге татулык хезмәте” юнәлеше җитәкчесе, профессиональ медиатор һәм белем бирү системасында медитация буенча тренер:

Бәхәсләрнең санын киметеп була, хәтта балаларны бәхәсләрне мөстәкыйль рәвештә чишә алырлык итеп тәрбияләргә мөмкин. Укучылар үзара 100 процент килешәчәк, дип әйтеп булмый. Әмма килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын эзләп таба алачак, бер-берсенә юл куярга өйрәнәчәкләр.

Проектның төп бурычларының берсе – мәктәп укучылары арасында формаль һәм формаль булмаган лидерларны ачыклау. Укучыларга бәхәсләрне ничек тудырмаска, аларны ничек хәл итәргә икәнлеген өйрәтәчәкләр. Тагын бер мөһим юнәлеш – үзара татулашу процессына әти-әниләрне җәлеп итү. Бу гаилә институтының ныклыгы өчен дә кирәк.

Шушы чара дәвамында республикабызда “Мәктәптәге татулык хезмәте”н тагын да үстерергә җыеналар. Шулай ук проектта әлегә катнашмаган мәктәп директорлары белән очрашу да уздырырга җыеналар. Аларны да шушы проектка хезмәттәшлек итәргә дәшәргә телиләр.

Вера Герасимова, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Психологик ярдәм бүлек башлыгы җитәкчесе:

– Балалар агрессив булып тумый. Аларны шулай итеп мохит, субкультура тәрбияли. Боларның барысы да баланың әле ныгымаган психикасына ята. Балаларны шушы проектка җәлеп итү яшьләр мохитен үзгәртергә, аны тагын да игелеклерәк итәргә булышачак. Шулай ук ул балаларның үзендә бәхәсле ситуацияләрне конструктив рәвештә хәл итеп, аларны булдыра алмый калу сәләтен формалаштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев