Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАБА» ПРОЕКТЫ: КЫЗДЫРДЫЛАР ДА, ГРАНТ ТА ОТТЫЛАР!

Бер ай дәвам дәвам иткән «ТАБА» яшьләр проектларының беренче акселераторы тәмамланды. Кичә, 8 декабрьдә, “МЕГА” сәүдә үзәгендә аның финалы узды. Биредә катнашучылар проектларын экспертларга тәкъдим итте.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган проектка “Миллилекне – әһәмиятле итәргә” концепциясенә туры килгән 150 идея килгән. Әлеге инициативалар Татарстан халыкларының милли мәдәни кыйммәтләрен заманча итеп тәкъдим итү бурычына туры килә.

Идеяләрне тәкъдим итүгә кадәр проектлар авторларына белем бирү интенсивы үткәрелде. Анда яшьләргә идеяне ихтыяҗы булган һәм популяр проектка әйләндерү, кирәк булса, аның белән акча эшләргә дә өйрәттеләр.

Финал питчингына 100 эштән 16сы сайлап алынган.  Алар арасында Алмаз Әсхәдуллинның “Алпар” проекты да бар. Бу – төрки-татар милли уен коралларында уйнарга өйрәтү кейс-мәктәбе. Проектның миссиясе – төрки-татар инструментларын торгызу, аларда уйнауны яңартып җибәрү. Мисал өчен, өч ел элек Илдар Гыймадиевның “Твой Космос” дип аталган кубыз остаханәсе ачылган була. Өч ел дәвамында Россия һәм чит илләрдә 5 кешене уйнарга өйрәткәннәр. Бу елда моның турында 3 миллион кешегә хәбәр иткәннәр.

Хәер, финалистлар үз проектлары турында гына сөйләп кенә калмыйча, экспертлар фикерләрен дә ишеттеләр, җитмәсә, алар чын-чынлап ярдәм дә алдылар. Мисал өчен, «Tatarsсarf»  проекты белән чыгыш ясаган Гүзәлия Сабирова «VisitTatarstan бренды белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булды. Ә “Yummy music” продюсерлык үзәге “ЭтноTrip” командасына – сингл, Taraf төркеменә тулы бер альбом яздырырга булышачак. “LadaSergunina” бренды авторы Сочида узачак Мода атнасында үз коллекциясен тәкъдим итә алачак. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгыннан Алия Минһаҗева уку мөмкинлегенә ия булды.

Акселератор нәтиҗәләре буенча өч проект акчалата грант отты. Алсу Хәйруллина  «Картинка с солнцем внутри» проектын тормышка ашыру өчен 200 мең сум күләмендә акча алды. Аның төп максаты – татарларның борынгы мәдәниятенә яңа караш тудыра торган продукт булдыруда, инклюзив практикаларны үстерүдә оста (мастер) һәм мөмкинлеге чикле кешенең бергә хезмәттәшлек итүе. «Alpar», “TAMR GROUP” командалары, Алмаз Әсхәдуллин 275 мең сумга ия булды, “ZAKARIA” фольклор-инструменталь ансамбле “ЭтноTrip” проекты белән 245 мең сумлык грант отты.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– Биредә татар продуктымы, әллә чуашныкымы – мөһим түгел, иң мөһиме – аның, чыннан да, әһәмиятле һәм ихтыяҗлы булуы. Үз эшебез дәвамында без нәкъ менә яшьләр мохитендә “Миллине – әһәмиятле итәргә” концепциясенә туры килгән уңышлы проектлар булуын күрдек. Хәзер иң кызыгы һәм мөһиме – “ТАБА” проекты ярдәмендә табылган бөтен идея һәм проектларны тормышка ашыру. Без биредә сезгә ярдәм итәргә әзер. Алга таба “ТАБА” яшьләр инициативаларын продюсерлауның нәтиҗәле форматына үсеп җитәргә мөмкин.

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, милли тематикалы яшьләр идеяләренә булышлык күрсәтелә торган шундый мәйданчык беренче тапкыр булдырылган.

фотолар Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев