Логотип Идель
Бу – тема!

САБА ЕГЕТЕ – «БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ»

“Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр”, диләр татар халкында. Күңеле, намусы кушкан мәрхәмәтле адымны кылуга батыр йөрәкле кешегә берни дә комачаулый алмый. Мондый кешеләрне безнең заманда шырпы яндырып эзләргә туры килсә дә, шунысы хак – алар бар! Һәм алар синең арада яши.

Мондый батырлар онытылмый. 6 декабрьдә “Безнең заман геройлары” IV республика премиясе узды. Биредә көндәлек тормышта батырлыклар эшләгән кешеләрне бүләкләделәр. 2016 елдан бирле 42 татарстанлы әлеге премия лауреаты булган. Быел республиканың 10 районыннан 14 кеше шундый исемне алган. Әнә, Саба районы Тимершык авылы егете 16 яшьлек Фәвиз Гыйләҗиев тә 5 яшьлек кечкенә малайның гомерен саклап калган. Һәм шушы премия лауреаты булган.

“ОБЖ дәресе булышты”

Бу хәл Фәвиз күршеләрендә печән чапкан мәлдә, 22 июнь көнне, була. Егетнең аягы пычранып, аларны юасы килү теләге белән, Мишә елгасына төшә ул. Тыкрыктан чыккач ук, елга янына җитәрәк велосипед күреп ала. “Әһә, монда кеше бар икән” дигән уй йөгереп уза аның башында. Тик, як-ягына каранса да, велосипед хуҗасын таба алмый.

– Уң ягымнан тавыш килде. Борылып карагач, кечкенә малайны күреп алдым. Аңа кычкырып та, ул эндәшмәгәч, авызыннан күбекләр чыкканын күргәч, өс киемнәремне салып, суга сикердем. Сабый бала аңсыз иде. Шуңа күрә, күкрәгенә басып, тончыккан суларын чыгардым. Якындагы бер абый малайга массаж ясады, мин әниләрен чакырырга чаптым, – ди батыр егет.\

Дөресен генә әйткәндә, 5 яшьлек малай су карарга килгән җиреннән шундый бәлага тарыйсын күз алдына да китерми. Аягы таеп китеп, суга егылып төшә ул. Фәвиз, бәләкәй малайның әниләрен чакыргач, аздан гына батып үлмичә калган бәләкәчне өйләренә алып кайталар. Баланың әтисе-әнисе авылдагы шәфкать туташына мөрәҗәгать итә, нәтиҗәдә, малай исән кала. Хәтта табиблар да, әгәр вакытында коткаручы табылмаса, малайның гомере яшәү белән үлем арасындагы нечкә кылда булуы турында әйткән була.

«Бу – батырлык түгел»

Фәвиз өчен бу вакыйга – кеше гомерен саклап калуда тәүге адым булган. “Малайның авыр хәлдә икәнлеген күреп алгач, “бата”, дип тизрәк суга сикердем. “Аның тормышын коткарам” дигән уй бөтенләй юк иде башымда. Тормыш иминлеге дәресләрендә дә “суга батучы кешене күрсәгез, коткарыгыз”, дип өйрәттеләр. Анда алган ясалма сулыш ясау белемнәрем дә нык ярдәм итте. Шул уйлардан, уйлап та тормыйча да, сикердем. Минем урында булган башка кеше дә шулай эшләр иде, дип уйлыйм. Үземнең бу адымымны мин батырлык, дип санамыйм”, – ди Фәвиз. Егетнең әти-әнисе дә бу батырлыгы өчен улларын үсендереп мактыйлар. Фәвиз коткарган егетнең әти-әнисе исә йөрәк парәләренең гомерен саклап калу өчен мең рәхмәтен яудыра.

Фәвизнең батыр йөрәкле егет икәнлеген Саба муниципаль районы халкы да белә. Аны күптән түгел “Безнең заман герое” премиясендә бүләкләгәннәр. Шарф, медаль, диплом тапшырганнар. Киләчәктә дәүләт тарафыннан медаль да булачак, дип вәгъдә биргәннәр.

Егет үзе Саба аграр көллиятенең 1нче курсында, “механика” белгечлеге буенча укый. Бу юнәлешне сайлавы да юкка түгел, чөнки машина белән бәйле белгечлеккә һәрчак ихтыяҗ зур булачагына шиге юк аның. Матайда да, автомобильдә дә казынганы бар икән Фәвизнең. Буш вакытларын дуслары белән бергә уздыра, футбол, баскетбол, волейбол, хоккей уеннарын ярата ул.

– Мондый адымга бары тик бер бәя генә биреп була. Маладис, булдырган! Фәвизнең укуы да әйбәт, иптәшләре арасында да ул абруйлы, көллиятнең җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша. Район дәрәҗәсендә дә аны зурлап котларга җыенабыз, – ди Саба аграр көллиятенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмис Фәнилевич Якубов.

Белешмә:

“Безнең заман геройлары” премиясе яхшы, игелекле традициягә әйләнеп бара. Быел “Безнең заман геройлары” IV республика премиясе дәвамында Кечкенә геройлар форумы да узды. Анда Идел буе федераль округының 5 төбәгеннән (Башкортостан, Мордовия, Татарстан республикалары, Киров өлкәсе, Оренбург өлкәсе) 19 бала катнашты. Чараны “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге  оештыра.

фотолар Фәвиз Гыйләҗиевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев