Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ ТАТАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ: ҖЫРЛАП-БИЕП КЕНӘ БУЛМЫЙ, ГРАНТЛАР ДА ОТАРГА КИРӘК!

Яшь татар лидеры нинди була? Ул үзе артыннан башкаларны ияртүче генә түгел, ә проектлар булдырып, грантлар отучы да әле. Сер түгел, татар чараларының күп өлеше җир-бию, милли кухняга кайтып кала. Тик хәзер яшь татар лидерларына яңа бурыч куелды – үз оешмалары чигеннән чыгып, Россия күләмендәге аренада үзләрен күрсәтергә, грантлар отарга.

6-12 декабрьдә Казанда Яшь татар лидеры мәктәбе уза. Аның катнашучылары Россиянең 16 төбәген (Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Оренбург, Сарытау, Самара, Свердлау, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Пенза өлкәләре, Кырым, Дагыстан, Мордовия республикасы, Мәскәү шәһәре, Пермь крае) тәкъдим итә. Чараның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү. Быел әлеге мәктәп 11 ел дәвамында уздырыла.

Моннан 11 ел элек әлеге мәктәп 30 кеше белән башланып киткән. Шушы вакыт аралыгында егет-кызларга белем биргәннәр, социаль проектлаштыруга өйрәткәннәр. Алга таба да Татарстанның Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән аларга ярдәм итәргә җыеналар.

«Әби-бабайларга... көчебез җитә»

Быел әлеге мәктәп дәвамында яшьләр арасында 50 һәм 70 мең сум күләмендә грант тапшырылачак. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы бу акчаларны ничек тотылуын контрольдә тотачак. Хәзерге вакытта Россиянең 40 төбәгендә Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең бүлекчәләре эшли, тиздән аларга тагын 3 төбәк килеп кушылачак.

Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе:

Мине федераль татар яшьләре оешмасы булмау бик борчый. Безгә үз урыннарыбыздан федераль дәрәҗәгә чыгарга, үз традицияләребезне тәкъдим итәргә кирәк. Башка яшьләр оешмалары ни генә уздырмыйлар! Үзләре турында даими рәвештә сөйлиләр, грантлар оталар. Безнең илдә яшьләр проектларына бик күп грантлар тапшырыла. Киләсе елга Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкта дәүләт программасы буенча милли оешмалар өчен 100 миллион сум акча каралачак. Без анда татар яшьләр оешмалары проектларын да кертә алабыз. Мин моның турында унъеллап әйтеп киләм инде. Урыннарда бергә волейбол уйнап яки бергә җыелуны хуплыйм, тик, оешма чикләреннән чыгып, безнең мәдәниятнең никадәр бай, кызыклы икәнен күрсәтергә, төрле чара, фестивальдә, конкурслардла катнашырга кирәк. Без бу эштә сезгә ярдәм итәргә әзер.

2020 елда Мәскәүдә Халыклар дуслыгының федераль йорты ачылачак. Анда татар мәдәнияте өчен бүлмәләр дә каралачак. “Сезгә кайсыдыр оешмаларда ярдәм итмиләр икән, без аларга аңлатырбыз. “Безгә ярдәм итмиләр”, дип бикләнеп, зарланып йөрергә кирәкми. Безгә лаеклы алмаш кирәк. Төбәкләрдә бу оешмаларда әби-бабайлар эшли, алар да яшьләр кирәклеген искәртә. Бу белгечләрнең кайберләре сезнең ирекне чикләргә дә мөмкин, әмма аларга тиешле сүзне әйтергә безнең көчебез җитә”, – ди Илдар Гыйльметдинов.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов исә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче яшьләргә булдыра алганча, булышырга сүз бирде.

Беренчесе, ләкин соңгысы түгел!

Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәреннән булган Илдар Садретдиновның бу мәктәпкә әле беренче тапкыр гына килүе. Моңа кадәр “Идел” яшьләр үзәге уздыра торган Татар яшьләре көннәре, Төрки яшьләре фестивалендә катнашкан булган.

– Биредә үз оешмаларының лидерлары җыелган. Алар белән аралашып, тәҗрибәсен белергә телибез. Шулай ук үзебезнең проектыбызны да күрсәтергә ниятлибез. “Татарча шууулар” дип аталган этнопроект ул. Боз мәйданчыгын арендага алып, татарча яшьләрне җәлеп, аларны милли гореф-гадәтләргә игътибар иттереп, татар халык уеннарын да искә төшерергә телибез, – ди Илдар.

Егет үз шәһәрендәге “Туган тел” татар иҗтимагый үзәгенә йөри. Әлеге оешманың төп максаты – татар милли мәдәнияте һәм телен саклап калу, торгызу.  Хәзерге вакытта анда 5 кеше актив эшли. Әле күптән түгел уздырылган “Tatar party” чарасына 60 кеше килгән. Бу чараларны оештыруда иганәчеләрне дә җәлеп итәләр. “Туган тел” оешмасына быел 30 ел тулган.

«Чәк-чәк» грант отарга тели!

Пермь краеның “Чәк-чәк” төбәк татар яшьләре оешмасын Роза Ибраева тәкъдим итә. Россия төбәкләре арасында әлеге оешма лидер булып тора. Студент кыз үзен киләчәктә лидер булып күрә. Ул татар халык бию ансамбле вәкиле дә булып тора, “Чәк-чәк” оешмасына иҗат юнәлешендә булыша. Бу берләшмәне “Чәк-чәк” бәйрәменнән башка күз алдына китереп булмый. Әлеге чарада җыр-бию, уеннардан кала, чәк-чәк тә пешерәләр икән.

– Мин мәктәпне тәмамлап, үземнең Барда авылыннан киткәндә, шәһәргә баргач, барлык өйрәнгән белемнәрем, татар теле һәм мәдәниятенә булган мәхәббәтемне югалтырмын, дип курыктым. Ләкин киресенчә булып чыкты. Мин татар халык бию ансамбелнә йөри башладым. Шуңа өстәп, “Чәк-чәк” оешмасы турында да белдем. Чәк-чәк милли ризыгы да бер генә бөртектән тормый, анда камырның һәр бөртеге бер-берсе белән укмашкан, тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Безнең оешманың һәрбер вәкиле дә гомуми эшкә – татар мәдәниятен саклауга үзенең зур өлешен кертә, – дип белдерә үз фикерен Роза.

“Чәк-чәк” оешмасының рәисе Рөстәм Галимов татар мохитендә сигез ел эшли, ә шушы оешманы алты ел элек оештырган. Хәзерге вакытта аларның үз брендлары – Пермь краенда уздырыла торган “Татар яшьләре көннәре”, “Татар кызы” чаралары бар. Оешманың төп максатлары – татар яшьләре арасында тел, гореф-гадәтләрне үстерү, яшьләрнең потенциалын арттырырга булышу. Хәзерге вакытта әлеге оешманың активында – 10 кеше, ә волонтер-активистларның гомуми саны 50гә җитә, “Татар кызы” чарасы 700 кеше җыйган икән.

– Мин бу мәктәптә үз проектымны да тәкъдим итәм. Бездә Татарстанда уздырыла торган Татар балалары лидеры мәктәбендә Пермь краеннан һәр теләгән кеше бара алмый. Җитмәсә, әти-әниләргә үз кесәсеннән акча чыгарып салырга туры килә. Шуңа да без край дәрәҗәсендә алты районда шундый күчмә мәктәп үткәрергә телибез. Аларның һәрберсендә берәр көнлек дәресләр уздырырга, потенциалы булган балаларны ачыкларга, аларны социаль проектлаштыруга өйрәтергә телибез. Ресурслар булса да, безгә кадрлар җитми, ә без яшьләргә ярдәм итәргә әзербез, – ди Рөстәм.

Бер атна дәвамында Яшь татар лидеры мәктәбе катнашучылары лекцияләрдә катнашачак, гамәли дәресләрдә белем алачак, проектлар өстендә эшләячәк, “Таба” этнопроектлар акселераторында да катнашачак.

фото Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев