Логотип Идель
Бу – тема!

ИРАДА ӘЮПОВА: «ТАТАР ТЕАТРЫНА МӘХӘББӘТ ТЕЛНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ ЭТӘРДЕ»

Ел ахыры җитәме, чабышырга тотынабыз. Соңгы арада һәркемнең елга нәтиҗәләр ясавы модага әверелә бара, бугай. Хәер, Татарстан министрлыклары бу модага күптән ияргән инде. Һәр ел саен узган эшкә йомгак ясап, киләчәккә планнар коралар. 2019 ел да искәрмә түгел. 2020нче ел мәдәният өлкәсендә нинди яңалыклар алып килер? Бүген моның турында журналистларга Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова сөйләде.

Сабантуй һәм башка халык бәйрәмнәре

Быел Республика көнендә узган “Уйнагыз, гармуннар” фестивале “Түгәрәк уен” фестивале белән берләште. Аның катнашучылары Кремльдән алып Бауман урамына кадәр йөреп узды. Халкыбызның милли бәйрәмнәрен саклауда кулланыла торган мондый интерактив форматлар киләчәктә дә кулланылачак икән. “Халык бәйрәмнәрен дәүләт тарафыннан гына саклап калып булмый, ул халык мохитендә сакланылырга тиеш. Шуңа да проектлар, кешеләр белән эшләү мөһим”, – ди министр.

Альбина Шаһиморатова исемендәге опера җыр мәктәбе

Татарны дөньяга таныткан опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова исемендәге опера мәктәбе бар хәзер Казанда. Ул шушы көннәрдә ачылган “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә уранашачак. Аның өчен махсус бюджет бүленеп биреләчәк. Биредә Альбина Шаһиморатованың укучылары даими рәвештә дәресләр алып барачак. Шулай ук мастер-класслар да оештырылачак. “Сәйдәш”тә уку бүлмәләре шулай эшләнгән ки: биредә тавыш башка бүлмәләргә ишетелми.

– Без – уникаль территория, опера мирасыбыз бик бай. Әгәр без милли опера мәктәбен булдыра алсак, шуннан соң аны бөтен дөньяга трансляцияли алачакбыз. Шул вакытта без “Шагыйрь мәхәббәте”, ”“Җәлил” операларын Казахстан, Әзербайҗан, Төркиядә күрсәтә алачакбыз, – ди Ирада Әюпова.

Спектакльләрне карауда яшь чикләве

Сер түгел, еш кына замана спектакльләрендә көч күрсәтү, үтерү сәхнәләре җитәрлек. “Депрессия вакытында драмадан яхшырак дәва юк. Спектакльләрне сәхнәгә чыгарганда, без аның аудиториясен билгеләргә тиешбез. Әгәр спектакльдә көчләү, җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән күренешләр бар икән, анда балага керергә ярамый. Бу дөрес түгел. Яшь цензы булырга тиеш. Балалар яки яшүсмерләр психикасына тәэсир итә торган әйберләр булырга мөмкин. Күңел ныклыгы аны тәрбияләүдән тора. Шуңа да балаларга режиссерның фикерләрен дөрес итеп аңлатырга, яшь тамашачылар белән коммуникация булдырырга кирәк. Сыйныф белән спектакль карагач, мәктәптә аның буенча фикер алышу булырга тиеш, чөнки тамашачыны тәрбияләү мөһим, ”, – дип билгели министр.

Музейлар яңалыгы

Министр фикеренчә, музейлар бер тапкыр барып килү урыны гына булып калырга тиеш түгел. Чөнки хәзерге вакытта бу инде әһәмиятле түгел. Хәзерге вакытта “Казан” милли-мәдәни үзәген, Сандецкий утарын төзекләндерү бара. Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 75-еллыгы музее инде әзер икән. Гаяз Исхакый музее буенча документация әзерләү бара.

Тел турында

Ирада Әюпова четерекле тел мәсьәләсенә дә тукталмый кала алмады. Министр Россиягә 25 ел элек килгән. Моңа кадәр татарча бер кәлимә сүз дә белмәгән ул. Соңгы 7 ел дәвамында татар телен ныклап өйрәнә башлаган. Смслар аша татар телендә җиңел аралашса да, сөйләшергә читенсенә икән. Бу аның чыгыш ясарга оялуы белән бәйле. “Мин татарча мәкальләр өйрәнәм. Бу эшкә тотынырга мине Мәдәният министрлыгында эшләү түгел, ә татар театрына мәхәббәт мәҗбүр итте. Чөнки мин сәхнәдә ишетелгән текстны оригинал телдә аңларга телим. Миңа калса, бу планда идеаль модель – Швейцария. Анда 4 дәүләт теле, андагы һәркем шушы 4 телнең берсендә сөйләшергә хокуклы. Телләрнең берсе – иске роман теле, анда бары тик 2500-3000 кеше сөйләшә. Шуңа да карамастан, һәркем үз туган телендә аралашу мөмкинлегенә ия”, – ди министр.

Милли китапханә

Татарстанның Милли китапханәсе якын киләчәктә “Казан” Милли-мәдәни үзәгенә күчәчәк. Ә хәзерге вакытта китапханә урнашкан Ушкова йортын төзекләндерү көтә. Милли китапханәгә беркетелгән биналар барысы да китапханә карамагында калачак, ди министр.

Рухи хәерчелек

Татарстанда мәдәният өлкәсенә шактый акча бүлеп бирелә. Әгәр мәдәният учаклары яңартылмаса, аларда эш бармаса, мәдәниятнең киләчәге юк дигән сүз.

– Бөек Ватан сугышы елларында да мәдәниятне саклап калу максатын куйганнар, моның өчен гомерләрен биргәннәр. Безнең аңыбызга ни булды соң? Чөнки күп кеше мәдәният инвестицияләнергә тиеш түгел, дип саный. Ни өчен без финанс хәерчелеге турында сөйлибез, ә рухи фәкыйрьлек турында уйланмыйбыз? Мин монда килгәндә, хәерче идем. Бөтенләй акчам юк иде. Берничә ел дәвамында мин иң арзан макароннарны сыек май, уксус белән кушылган томат пастасы белән болгатып ашадым.  Бакудан килгәндә, әти-әнием елый иде, чөнки алар бер-берсенә хәтта туңдырма да алып бирә алмый иде. Тормышта барысы да үзгәрә. Ләкин кеше кеше булып калырга тиеш. Сез финанс ягыгызны яхшырта аласыз. Ләкин кеше рухи яктан кансыз булса, ул шәхес буларак үлә. Бу физик яктан булган үлемнән дә куркынычрак. Шуңа да минемчә мәдәнияткә инвестицияләргә кирәк, – ди министр.

Сөембикә һәйкәле

Татарстанда Сөембикә һәйкәле дә булачак. Хәзерге вакытта аның кайда урнашуы турында фикерләшү бара. Башта аны Казан Кремленә урнашытырырга теләсәләр, әмма бу фикердән кире кайтканнар. Бәлки, әлеге тарихи монумент Камал театры каршында, Казанның Меңъеллыгы паркында яки бөтенләй башка җирдә урын алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев