Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕТАРДАЛАР: САК БУЛ, ШАРТЛАМАСЫН!

«Петарда»! Бу сүзне ишетүгә үк, котым оча минем. Шуңа да, кыш җитү белән, урамда әлеге «шарт-шорт» белән уйнаучылар яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. Кинәт кенә булган каты тавыштан куркудан түгел ул, ә сәламәтлек өчен борчылудан да килә. «ШАРТ-ЛАТ-МА-ГЫ-Ы-Ы-ЫЗ!» – дип кычкыру теләге уяна. Тик кайсы гына малайның мондый «ләззәт»тән баш тартасы килсен ди?!

Чынлыкта петарданы 16 яше тулганнарга гына сатарга ярый. Бары шушы яшьтәге үсмерләр, аның куркыныч якларын кат-кат уйлап, куллана ала. Тик еш кына әлеге шартлаткычны нәкъ менә 10–14 яшьлек малайлар кулында күрергә туры килә шул. Монда әти-әни һәм сатучылар гаепле дип санарга урын бар. Беренчеләре үз балалары артыннан яхшылап күзәтми, ә икенчеләре петардаларның никадәр куркыныч булуын аңлатмый.

Ярдәм кирәк!

Энҗе:

– Гадәттә, кесәдә һәрвакыт бер кап шырпы һәм бер тартма петарда йөри. Безнең сыйныфтагы малайлар гына түгел, кызлар да бу «уенчык»ны ярата. Без, кызлар, аны болай гына шартлатсак, малайлар петарданы яндыра да капюшон эченә сала. Тиз генә бияләй белән алып атарга тырышабыз, өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң – юк.

Шулай бервакыт мәш килеп шаярышканда, бер егет кабызылган петарданы кулыма ук тоттырып китте. Мизгел эчендә теге шартламасынмы! Мин шундый курыктым! Петарда хәтта калын бияләемне яндырып бетерде. Ярый әле, кулга зыян килмәде. Иң аянычы, 2–3 сәгать тирәсе ишетми йөрдем. Әти-әни мондый шаяру өчен әрләде. Хәзер мин “петардаларны ярата идем»  дип кенә әйтә алам. Чөнки үзем белән куркыныч хәл булганнан соң, аны кулга тотарга гына түгел, тавышын ишетергә дә куркам. Бу хәл тагын да куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде бит...

Быелгы кышта да петарда белән шаяручылар кимер дип уйламыйм (ә, бәлки, киресе булыр)... Шуңа да петарда шартлатырга куллары кычытучыларга «Ялкын» үз киңәшләрен бирә. Алар Медицина профилактикасы республика үзәге белгечләре белән берлектә әзерләнде.

Кыш җитү белән, тән җәрәхәтләре алу куркынычы 15 %ка арта. Бу, бозлавык аркасыннан бигрәк, петарда шартлату, пиротехник шоулар оештыру, бенгаль утларын яндыруга бәйле. Кызганыч, бик күпләр, бу атрибутлар белән мавыкканда, куркынычсызлык таләпләрен үтәми. Петарда шартлату тән җәрәхәтләренә генә түгел, хәтта янгын яки... үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа да Алла сакланганны саклар принцибы белән төзелгән кагыйдәләр белән таныш:

– петарданы шартлатыр алдыннан, аның инструкциясен укы;

– пиротехник эшләнмәне учыңда кысып шартлатма;

– кабынган петарданы кулдан-кулга бирмә;

– петарданы кешеләр янында шартлатма;

– аны халык булган якка ташлама;

– петарданы кая атачагыңны алдан уйлап куй: агачлар, электр тогы линияләре булмасын;

– фейерверк яндыра торган мәйданчыкта тиз кабынып китә торган материаллар булырга тиеш түгел;

– петарданы кечкенә балаларга бирергә, аны  яндырырга рөхсәт итәргә ярамый!

 

Петарда һәм салютлардан зыян күргән очракта беренче ярдәм

Пиротехник эшләнмәләрне яндырганнан соң, иң киң таралган имгәнү – тән җәрәхәте алу, пешү, контузия. Бу очракта нишләргә?

1. Петарда шартлатудан зыян күрсәң, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакырт.

2. Кешене зыян күргән урыннан алып чык. Җәрәхәт алган очракта:

–  яраны салкын су белән ю;

– аңа стериль япма капла;

– берничә кат тукыма аша ярага салкын әйбер (кар, боз, салкын сулы шешә) куй;

– вакытны сузмыйча, травмпунктка бар.

Әгәр кул-аяк яки бармак өзелсә, аны, кар салынган пакетка салып, үзең белән хастаханәгә алып барырга кирәк. Бәлки, табиблар тегә алыр. Кан туктамаган очракта, ярадан бераз өстәрәк жгут куярга кирәк. Берничә тапкыр аны бушатып алырга да онытма. Жгут куйган вакытны язып куй.

Контузия булган очракта, борын һәм колак тишекләрен каннан чистартырга кирәк. Зыян күрүчене яны белән яткыр (косу да мөмкин), берүзен калдырма – аңын югалтуы, көзән җыеруы мөмкин. Контузия алган кешегә су эчерергә, ясалма сулыш ясарга ярамый.

Бәхетсез очракларга юлыкмас өчен, сыйфатлы пиротехник эшләнмәләр ал, барысын да инструкциядә кушканча эшлә, куркынычсызлык таләпләрен үтә!

Петарда шартлатканда, контрольдә тотарга кирәк булган моментлар:

1. Югары температура. Пиротехник җайланма, мәсәлән, фейерверк 1000 градуста яна. Бенгаль утлары тәнгә тисә, 2нче дәрәҗә пешү алырга мөмкин, очкыннары исә күзне нык җәрәхәтли.

2. Шартлау. Дөрес итеп кулланмаган очракта, петардалар, ракета кул-аяк чукларын имгәтә. Еш кына монда тәҗрибәсе булмаган яшүсмерләр, спиртлы эчемлекләр  кулланган өлкәннәр зыян күрә.

3. Тикшерүче инстинкты. Бала фейерверк ракетасына килеп, аны тотып карарга мөмкин, ә селкетеп караса, ни булачагын күз алдына китерү дә куркыныч.

4. Куркынычсызлык дәрәҗәсе. Яшүсмерләр, инструкцияне укымыйча, өйгә куркынычы 4–5нче дәрәҗәдә булган эшләнмә алып кайтырга мөмкин. Шуңа да аны бары тик профессионал гына кабызырга тиеш.

5. Хайваннар. Фейерверк, петарда кабызганда,  янда йорт хайваннары, бигрәк тә этләр булмасын. Тавышыннан куркып, алар шул кеше өстенә ташлана ала. Агрессия хәтта үзен бик тыныч тоткан хайванда да сизелә.

6. Көтелмәгәнлек эффекты. Пиротехниканы кайбер малайлар узып баручыларны куркыту өчен дә куллана. Тик бел: синең шаяру аркасында, курку һәм тән җәрәхәтләреннән кала, кешенең йөрәк өянәге кузгалырга мөмкин. Ә бу хәлләр өчен аннары синең әти-әниең җавап бирәчәк.

– Кытай пиротехникасы яраксыз (брак) булырга мөмкин.

– Әгәр петарда хәзер шартламаган икән, димәк, ул теләсә кайсы вакытта куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа аның янына якын килмә!

– Пиротехникадан еш кына 16 яшькәчә булган балалар зыян күрә.

– Әти-әниләр, баласын петарда белән мавыгудан аеру өчен, аңа бирелә торган кесә акчасын киметә ала.

– Бина эчендә бары тик махсус тамгасы булган әйберләрне генә кабызырга ярый. Мисал өчен, нечкә бенгаль утларны яки кечкенә фонтанчыкларны.

– Фейерверк ракетасын бары тик вертикаль рәвештә генә тотарга, кеше ягына төзәмәскә кирәк.

– Гомумән, пиротехника белән иң тәҗрибәле кеше генә шөгыльләнергә тиеш.

P.S. Иң яхшысы, әлбәттә, петарда сатып алмау. Шушы шартлаткычка акча әрәм иткәнче, үзеңне тәмле һәм туклыклы ризык белән сыйлау күпкә яхшырак

түгелме?! Уйлап кара әле: тамак тук, өс бөтен, петарда шартламагач, чыкмый төтен!:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев