Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
КАР АТЫШУ БУЕНЧА ТУРНИР, ИТЕК КИЕП ФУТБОЛ УЙНАУ ҺӘМ БАШКАЛАР: КАЗАНДА КЫШКЫ ГАИЛӘ КҮҢЕЛ АЧУ ФЕСТИВАЛЕ ҮТӘЧӘК
20 гыйнварда Казанның Горький паркында кышкы гаилә күңел ачу фестивале уза. Биредә бөтен теләүчеләр дә кар атышу буенча турнирда катнаша, итек киеп футбол уйный һәм зур каршылыклар полосасын үтә алачак. -
БИЗӘНҮ, ЧӘЧ СӘЛАМӘТЛЕГЕ, ТРЕНДЛАР: ТЕЛЕГРАМДАГЫ 5 БЬЮТИ-КАНАЛ
Бу юлы матурлык буенча Телеграмда алып барыла торган блогларны җыярга булдык. Бизәнү чаралары, чәчләр сәламәтлеге, тирене кайгырту һәм соңгы трендлар белән шуларга кушылып танышырга мөмкин. Кызлар, язылып карагыз әле! -
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО-2024»КӘ ГАРИЗАЛАР БИРҮ БАШЛАНДЫ
«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша ала. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин. -
КҮҢЕЛ АЧУ ФОРМАТЫНДАГЫ 6 YOUTUBE-ТАПШЫРУ
Сәлам-сәлам! Сиңа буш вакытыңда бераз ял итеп алу өчен, 6 Youtube-шоу исемен барладым. Алар җиңел, алар гади, алар безнеңчә! Белем бирү-күңел ачу форматындагы тапшырулар белән тизрәк биредә танышып чык. -
МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ ИҢ ЯХШЫ ЯҢА ЕЛ ЧАРАСЫН БИЛГЕЛӘҮ БУЕНЧА ТАВЫШ БИРҮ ИГЪЛАН ИТТЕ
Татарстан Мәдәният министрлыгы иң яхшы Яңа ел чарасын билгеләү өчен тавыш бирү башлап җибәрде. Өстәвенә, очраклы саннар генераторы тавыш бирү посты астында комментарийлар калдыручылар арасында өч җиңүчене дә сайлаячак. Аларга теләсә кайсы мәдәният оешмасындагы чарага билетлар тапшырачаклар. -
ТӘМЛЕ ИТЕП ҖЫЛЫНАБЫЗ: 4 КАКАО РЕЦЕПТЫ
Салкын гыйнвар айлары каникулларында беләсеңме сине нәрсә җылытачак? Кайнар какао. Әйе, әйе, нәкъ тә шулай! Тик гади какао түгел, ә «изюминка»сы булган тәмле һәм хуш ислесе. Әйдә, бергәләп әзерлик! -
ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫНДА КАРАУ ӨЧЕН ФИЛЬМНАР
Яңа ел каникуллары – фильмнар карар өчен. Без сиңа инде карап, тапталган киноларны тәкъдим итеп тә тормыйбыз. Язмада яңарак чыккан кыш һәм Яңа ел темасына мультфильм һәм фильмнар җыйдык. -
КАЗАНДА 1 ГЫЙНВАРДА КАЯ БАРЫРГА?
Яңа елның беренче көнендә башкалабызда Яңа ел чаралары узачак. Өйдә моңсуланып ятарга туры килмәячәк. -
КАЗАНДА «КЫШДАКАР-ФЕСТ» УЗА
«Кышдакар-фест» Киров исемендәге бакчада һәм Бауман урамында 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр барачак. Фестивальдә кибетләрдә Яңа ел бүләкләре һәм кулдан эшләнгән сувенирлар сатылачак. Кунакларны иң яхшы фермер продукциясе, хуш исле чәйләр, татар ашлары, остаханәләр, төрле бәйгеләр һәм бүләкләр көтә. -
ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ КЛУБ ҺӘМ ЯҢА ЕЛ ЯРМИНКӘСЕ: КАЗАН ИППОДРОМЫНДА ЧЫРШЫ ШӘҺӘРЧЕГЕ АЧЫЛА
Бүген, 27 декабрьдә Казан ипподромында чыршы шәһәрчеге ачыла. Мәйданчыкта тау, шугалак, ярминкә, Кыш Бабай йорты һәм фотозоналар булачак. Яңа ел каникулларында биредә кызыклы бәйрәм тамашалары һәм остаханәләр узачак. Шәһәрчек 13 гыйнварга кадәр эшләячәк. Бу турыда Казан мэриясе сайты хәбәр итә. -
ЯҢА ЕЛГА ЯКЫН ДУСТЫҢА ТОП-6 БҮЛӘК
Инде санаулы көннәрдән Яңа ел, ә син әле һаман да бүләкләр әзерләп бетермәдеңме? Гадәттә, хәзер күп кеше «вишлист»лар төзеп, нәрсә теләвен шунда күрсәтә. Әгәр инде синең якын дустыңның ул исемлеге юк икән, нинди бүләк биреп булганын без киңәш итәрбез. Топ-6 Яңа ел бүләге исемен тот! -
2024 ЕЛДА МӘДӘНИ ӨЛКӘДӘ КӨТЕЛГӘН ТӨП ЧАРА ҺӘМ ПРОЕКТЛАР
Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт циркында журналистлар өчен йомгаклау матбугат конференциясен уздырды. Министр 2024 елда мәдәни өлкәдә көтелгән проектлар һәм чаралар белән кыскача таныштырды. Безнең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булып тоелган яңалыкларны түбәндә китердек. -
Ә СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ? ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА 10 ФАКТ
Беренче карашка, елның иң могҗизалы вакыйгасы турында инде бөтен әйберне дә белеп бетергәнбез кебек. Әмма Яңа ел турында без хәтта уйлап та карамаган фактлар бар икән бит, дуслар. Шуларның унысы белән язмада бүлештек. -
«ИДЕЛ БУЕ БАТЫРЛАРЫ» ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ НӘШРИЯТ ПРОЕКТЫ ДИП ТАНЫЛДЫ
Татар Балалар Нәшрияты «Төп сүз» Россия Федерациясе тел күптөрлелеген саклау өчен VII Бөтенроссия иҗтимагый премиясе бәйгесендә җиңде. Рус, татар, мари, чуаш, удмурт, мордва халык әкиятләре мотивлары буенча «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе елның иң яхшы нәшрият проекты дип танылды. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
15-16 декабрьдә Г. Кариев театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен тәкъдим итәчәк. Театр барыбызга да мәктәптән бирле таныш булган язучының иҗатына сәхнәдә күз салырга чакыра.
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА