ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
Татарстанда эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» проектының төбәк этабы 15 июньгә кадәр дәвам итә. Барлыгы биш юнәлеш каралган: интеллектуаль, спорт, профориентация буенча видеороликлар конкурсы, хәрби-спорт әзерлеге һәм гаилә эстафетасы. Проект эшче яшьләргә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән.
Төбәк этаплары «Марш бросок» республика туристик эстафетасы, «Кросс-корпорацияләр» җиңел атлетика эстафетасы, «Чакыру кубогы» республика интеллектуаль уены һәм Казанда Бөтенроссия яшьләр көне чаралары кысаларында узачак.
Округ финалы 6-10 августта Пермьдә фестиваль форматында узачак. Татарстан Республикасын финалда эшләүче яшьләр делегациясе – региональ этапта җиңгән 30 кеше тәкъдим итәчәк.
«Татарстанда һәр оешмада диярлек яшьләр ячейкалары бар һәм коллективны берләштерү өчен төрле чаралар үткәрелә. Яшьләр гадәттәгечә барлык форум, фестивальләрдә актив катнаша. Бу проект яшьләр категориясе өчен республика эчендә генә түгел, ә Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә дә тәҗрибә алмашу, яңа дуслар табу, физик әзерлекләрне яхшырту өчен тагын бер мөмкинлек», – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.
«МолоТ» проект төбәк оешмаларында яшьләрне һәм белгечләрне калдыруга, яшьләр коллективлары арасында һөнәри, мәдәни элемтәләрне ныгытуга, иҗатка ярдәм итү һәм аларны үстерү системасын булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, әхлакый, мәдәни традицияләрне саклауга, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүне һәм хезмәт тәрбиясен арттыруга, шулай ук проектны барлыкка китерүче чараларны оештыру һәм уздыру исәбенә корпоратив культураны үстерүгә юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев