Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
«ЯЛКЫН» АТНАЛЫГЫ ТӘМАМ: 5 КЫЗЫКЛЫ НӘТИҖӘ
«Ялкын» «Татар китабы йорты» белән берлектә 100 еллыкка багышланган чаралар атналыгын оештырды. Җылы һәм рәхәт мизгелләргә бай чаралар үз эченә түгәрәк өстәл, «Ялкын»да эшләгән шәхесләр белән очрашу, журналга яшүсмерләр язган хатларны уку һәм шигырь кичәсе кебек чараларны алды. Күңелле атналыктан кызыклы нәтиҗәләр – биредә! -
«ЯЛКЫН»НЫҢ ИҢ АКТИВ УКУЧЫЛАРЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫНДА КУНАКТА БУЛДЫ
«Ялкын»ның иң актив укучылары һәм яшь авторлары Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуга барды. Өстәл янында министр белән утыру һәркемгә дә насыйп булмый! Казан һәм төрле район, авыл мәктәпләреннән килгән 15 яшүсмер, мөмкинлектән файдаланып, курыкмыйча, үзләрен борчыган сорауларны министрга бирә алдылар. -
«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ – «ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ ФЕСТИВАЛЕ» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ РӘТЕНДӘ!
27 мартта, нәкъ менә Театр көнендә, балалар һәм яшьләр театр коллективларлары арасындагы V «Театраль Идел буе фестивале» җиңүчеләре билгеләнде. Идел буе шәһәрләреннән барысы 28 спектакль катнашып, төрле номинацияләрдә урын яулады. «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә «Кечтүк» спектакле белән Казаннан «Апуш» балалар театр студиясе икенче урынга лаек булды. -
XXVII «ӘДӘБИ МАРАФОН»ГА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү башланды. Марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар «канаты астында» 21 көн эчендә Әдәби марафон проектында катнаша алачак. -
КАЗАНДА «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ-2024» БИЛГЕЛӘНДЕ
Кичә «Пирамида» концертлар залында «Яз гүзәле-2024»не ачыкладылар. Проект инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел финалга бөтен Идел буе федераль округыннан 30 кыз чыкты. Бу шактый зур сан. «Яз гүзәле-2024» үз эченә читтән торып сайлап алуны, килеп катнашу этабын һәм финалны ала. Катнашучылар арасында Казан, Уфа, Чаллы, хәтта Әстерхан, Пермь, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Саранск студентлары да бар иде. -
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯНЫНДА НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ УЗА
23 мартта 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Г. Камал театры янындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Бәйрәмдә төрле төрки халыклар бер мәйданчыкта үз мәдәниятләре һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. -
КАЗАНДА РӘССАМНАР ӨЧЕН ОPEN CALL УЗА
Рәссамнар һәм сынчылар өчен Оpen call игълан ителә! Әкиятләрнең читләтеп әйтү үзенчәлеге темасына ясалган рәсем, коллаж һәм арт-объектлар Казан Кремлендәге Гавами урыннар ишегалдында «Калейдоскоп» күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. -
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Г.Камал театрының «Шәрык клубы» интерактив комплексында «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү узды. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстаннан барлыгы 371 гариза килгән. Региональ жюри әгъзалары балалар театр коллективлары һәм яшьләр театр коллективлары һәм студияләре арасыннан җиңүчеләрне билгеләде. -
АГАЧЛАРНЫ КОЧАКЛАУ СТРЕССНЫ КУАРГА БУЛЫША
Дендротерапия термины психологиядә урман һәм аерым агачларны кочаклап, җан тынычлыгына ирешү ысулы буларак кулланыла. Шулай ук ул стресс һәм психо-эмоциональ көч куллану кичергән кешеләр өчен киңәш ителә. Тик бу ысулны еш кына халык ялган дип саный. -
ХАЛЫК УЕННАРЫ, ТЕАТР ТАМАШАЛАРЫ ҺӘМ КОЙМАКЛЫ ЯРМИНКӘ: КАЗАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ УЗА!
Ял көннәрендә Казанда Май чабу бәйрәмнәре узачак. Бәйрәм чаралары 16-17 мартта берничә мәйданчыкта оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе сайты язып чыкты. -
КӘЕФ КҮТӘРЕНКЕЛЕГЕ ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА?
Язмада көн дәвамында күтәренке кәефне һәм энергияне югалтмас өчен ашарга кирәк булган ризыкларны санадык. Аларны үз рационыңа ешрак кертсәң, стрессның ни икәнен белмәссең! -
ТАТАР КИНОСЫНА – 100 ЯШЬ!
«Яланаяклы кыз», «Ак чәчәкләр», «Ядәч! Истә!»... Хәтерлисеңме, ТНВ каналыннан һәр кичне дәү әни һәм дәү әти белән Самат белән Дилбәр тарихын зарыгып көтә идек. Бу һәм калган фильм белән сериалларны төшерүче «Татаркино»га быел 100 яшь тулды! -
ТИПИК ӘКИЯТ, КОСМОС ҺӘМ КЛАССИК ӘДӘБИЯТ: МАРТ АЕНДА КӨТЕЛГӘН ПРЕМЬЕРАЛАР
Язның беренче премьераларын язмада җыйдык. Исемлектә син март аенда кинотеатр экраннарына чыгачак төп фильмнар белән таныша аласың. Монда сине типик әкият тә, документаль тарих та, космос турындагы фантастика да, шулай ук рус әдәбиятының классик әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар да көтә. -
КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕ ҺӘМ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» башлыгы Елена Студеникина Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау өчен даими рәвештә дәресләр үткәреләчәге турында әйтте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. -
АРЧА УКУЧЫЛАРЫ «СМЕШАРИКЛАР»НЫ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТКӘН
Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары «Смешарики» һәм «Лунтик» мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»енең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итә.
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК