Логотип Идель
Белми калма

«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ – «ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ ФЕСТИВАЛЕ» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ РӘТЕНДӘ!

27 мартта, нәкъ менә Театр көнендә, балалар һәм яшьләр театр коллективларлары арасындагы V «Театраль Идел буе фестивале» җиңүчеләре билгеләнде. Идел буе шәһәрләреннән барысы 28 спектакль катнашып, төрле номинацияләрдә урын яулады. «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә «Кечтүк» спектакле белән Казаннан «Апуш» балалар театр студиясе икенче урынга лаек булды.   

Шулай ук «Апуш»лылар «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә дә  җиңде.

«Без» студиясе «Театраль Идел буе фестивале»ндә икенче тапкыр катнаша. Узган елны «Апушның тылсымлы төшләре» дигән спектакль белән җиңү алып кайттык. Быел инде без Илгиз Зәйниевнең «Кечтүк» спектакле белән катнаштык. Үзебезнең төбәктә «Балалар театры» номинациясендә беренче урын алдык. «Кечтүк» спектакле инде бер ел дәвамында Казан тамашачысына күрсәтелде. Фестивальгә спектаклебезне видеоформатта җибәрдек. Аны балалар үзләре тавышландырды. Фестиваль кысаларында спектакльне Татарстан мәдәният үзәкләрендә дә күрсәтергә ниятлибез», – дип бүлеште шатлыклы көндә «Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. 

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев