«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Г.Камал театрының «Шәрык клубы» интерактив комплексында «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү узды. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстаннан барлыгы 371 гариза килгән. Региональ жюри әгъзалары балалар театр коллективлары һәм яшьләр театр коллективлары һәм студияләре арасыннан җиңүчеләрне билгеләде.
Фестивальнең төбәк этабында җиңүчеләрне котлап, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин дипломнар тапшырды.
Шулай итеп, «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә республиканы «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле тәкъдим итәчәк. «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә исә Татарстанда олылар өчен «Э-моция» беренче инклюзив студиясенең «НормальНо» инклюзив спектакле уйналачак. Киләсе этапның җиңүчеләре 27 мартта – Бөтендөнья театр көнендә билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев