КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕ ҺӘМ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» башлыгы Елена Студеникина Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау өчен даими рәвештә дәресләр үткәреләчәге турында әйтте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
«Идарә тарафыннан даими рәвештә мәктәп һәм югары уку йортларының гаилә белеме дәресләрен укыту циклына кертү буенча эшләр үткәрелде һәм уздырылачак. Хәзерге вакытта идарә хезмәткәрләре мондый дәресләрне даими үткәрә», – дип билгеләде Студеникина.
Укучылар һәм студентлар программа кысаларында ЗАГС идарәсе бүлекләренә, шул исәптән «Казан» гаилә үзәгенә йөри алачак, дип тә өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев