ХАЛЫК УЕННАРЫ, ТЕАТР ТАМАШАЛАРЫ ҺӘМ КОЙМАКЛЫ ЯРМИНКӘ: КАЗАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ УЗА!
Ял көннәрендә Казанда Май чабу бәйрәмнәре узачак. Бәйрәм чаралары 16-17 мартта берничә мәйданчыкта оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе сайты язып чыкты.
16 мартта 10:00 сәгатьтә бәйрәм Карьер торак массивының «Туган Алан» скверында узачак. 11:00 сәгатьтә Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортына килергә мөмкин. Шулай ук 12:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманындагы сәхнә янында Май чабу бәйрәме оештырылачак.
Чаралар башка урыннарда да гөрләп үтәчәк. Әйтик, Май чабу бәйрәме 11:00 сәгатьтә Кадыш, Отар һәм Красная Горка торак массивларындагы мәдәният йортлары янына планлаштырылган. 12:00 сәгатьтә бәйрәм «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, Константиновка һәм Юдинодагы мәдәният йортлары янында башлана. 13:00 сәгатьтә күңел ачу программасы Мирный торак массивындагы мәдәният йорты янында үтәчәк.
Бәйрәм чаралары шулай ук 17 мартта Бауман урамында (12:00 сәгатьтә) һәм «Нәни принц» скверында (11:00 сәгатьтә) гөрләячәк. «Ак Барс Арена» стадионында исә ул көнне гаилә фестивале узачак. Мәйданчыкта иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары, биюләр, аниматорлардан күңел ачулар, театр тамашалары, коймак һәм беленнәр белән ярминкә планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев