ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр 2024 елның 19 маена кадәр кабул ителәчәк. Премиягә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала, дип хәбәр ителә Татар китабы йортында.
Һәр премиянең күләме – 50 000 сум. Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә. Тәрҗемә юнәлешендә 2024 елда Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.
Гаризалар һәм эшләр Яндекс.Форма аша җибәрергә кирәк.
Премияне тапшыру тантанасы 2024 елның май ае ахырында үткәреләчәк.
Белешмәләр өчен: 8(843)590-80-67, 8(843)590-80-66, kamalpremiyese@yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев