ЗАМАНЧА БИЮ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ, ВОРКШОП ҺӘМ ОСТАХАНӘЛӘР: КАЗАНДА «БАЛАЛАР БИИ» ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘЯЧӘК
19-21 апрельдә «УРАМ» экстрим-паркында «Балалар бии» заманча бию спектакльләре фестивале узачак. Программа спектакльләр һәм перформансларга бай. Килгән кунаклар остаханәләрдә, воркшопларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнаша алачак.
Бию программасы кысаларында бөтен илдән килгән коллективлар спектакльләр күрсәтә. Чиләбенең «Энергия» командасы – «Прекрасное далеко» спектаклен, ә Ивановодан «Воздух» компаниясе «НорМы» номерын тәкъдим итәчәк. Новосибирскидан Glyptic Create коллективы «Падала звезда» спектаклен бииячәк. Фестивальдә шулай ук Казан студиясе – «Дорога из города» бию театры – «Внутри бури» куелышы белән чыгыш ясаячак.
Фестивальдә лекцияләр форматын уздыру да каралган. Белем бирү программасы кысаларында кунаклар һәм фестивальдә катнашучылар заманча бию турында кызыклы яңа мәгълүмат ала алачак.
Чарага килү өчен алдан теркәлү кирәк. Биредә фестиваль программасы һәм чыгышлары белән якыннанрак танышырга мөмкин.
Фестиваль Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Нет комментариев