КИЛӘСЕ УКУ ЕЛЫННАН НИНДИ ЯҢА ПРЕДМЕТЛАР КЕРТЕЛӘ?
Казан мәктәпләрендә киләсе уку елында «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дип аталган предметлар укытыла башлаячак. Моннан тыш, математика буенча курска яңа тема да кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
1 сентябрьдән «Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртеләчәк, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка килә.
«Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри дәресләр булачак. Курска башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре керергә тиеш.
«Математика» предметына исә яңа «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәлү көтелә. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев