Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ

14-17 апрельдә Казанда «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды.

Олимпиаданың максаты – татар телен саклау һәм популярлаштыру, яшь буында мәдәнияткә кызыксыну тәрбияләү. Халыкара олимпиаданың читтән торып һәм республика этапларында 10 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Олимпиаданың йомгаклау этабына чит илләрдән 4 һәм Россиянең 28 төбәгеннән 500 катнашучы чакырылды.

Катнашучылар өч этапта көч сынашты:

1) Язма этап: бу этапта катнашучыларның татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча теоретик белемнәре тикшерелә.

2) Сөйләм бәйгесе: бу номинациядә катнашучыларның татар телендә иркен һәм матур итеп сөйләшә алу осталыгы бәяләнә.

3) Проект эше: татар халкының тарихы, мәдәнияте белән бәйле «Татарлар Ватан сагында» темасына проект эшләре тәкъдим итү.

Барлыгы 77 призлы урын яулаучы һәм 20 җиңүче билгеләнде. Гран-прины Казанның «Адымнар» полилингваль комплексыннан Ильяс Гарипов, Уфаның 84 нче татар гимназиясеннән Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстанның Семей шәһәреннән Мадияр Насыйров алды.

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев