УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР «ҮЗ ТЕЛЕМ» БӘЙГЕСЕНДӘ ПРОЕКТЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ АЛА
III «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр булган яшьләр татар телен өйрәнү буенча үзләренең иң яхшы проектларын тәкъдим итә алачак.
«Үз телем» бәйгесенең гомуми приз фонды – 2 миллион. Катнашучылар татар телен өйрәнү өчен нәтиҗәле, стандарт булмаган һәм кызыклы форматтагы проектлар әзерләргә тиеш. Гаризаларны барлап, жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзиячәк. Шуннан соң финалга эләгүчеләр үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы проект авторларына үз идеяләрен чынга ашыру өчен грантлар тапшыру каралган.
Бәйгегә гаризалар кабул итү 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тулы шартлар белән yztelem.ru сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
Нет комментариев