TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Tubatay Beats төркеменең заманча неотатар көйләреннән торган беренче альбомы дөнья күрде. Аны кемнәр чыгарган? Максаты һәм үзенчәлекләре нинди? Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.
Tubatay Beats төркеме – музыкант һәм продюсер Солтан Сафин, музыкант Ильяс Фархуллин, музыкант Malsi Music Ислам Валеевларның иҗаты. NEO TATAR VIBES альбомында иске җырлар көйләре заманча стильдә урын алган. Күптөрле уен кораллары, аранжировка, бию ритмнары – болар барсы да неотатар музыкасын тудырган.
«10 ел элек милли татар ризыкларын яңартып ясаган иде «Түбәтәй» рестораны, хәзер без шушы «кыстыбургерны» музыкада ясарга булдык. Ягъни, традицион татар көйләре яңача. Аларда сүзләр, төгәл мәгънә юк, бу треклар көндәлек тормышта тыңлап йөрү өчен чыгарылган. Аларны ашаганда, эшләгәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә – теләсә кайсы эш башкарганда тыңлап була, шулай ук хип-хоп ише стильләрдә бию өчен дә бата. Сүзләре булмаганлыктан, бу композицияләр барлык төрки халыклар өчен дә каралган. Безнең ният – шушы неотатар музыкасын дөньякүләм аренада таныту. Альбом «Түбәтәй» рестораннарында яңгырый, ул – безнең спонсор», – диде Солтан Сафин.
Иртәгә, 19 апрель көнне, Татарстан, 3 адресында урнашкан «Түбәтәй» рестораны каршында Татарча Рәйв булачак. Шушы альбомны тәкъдим итү, заманча биюләр, брейкер-чемпионнардан перфоманслар, яңа эчемлек һәм ризыкларга дегустация, сюрпризлар көтелә.
19.04. Татарстан, 3. 17:00.
Tubatay Beats шулай ук «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә дә чыгыш ясаячак.
Теги: түбәтәй ресторан ашау
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев