ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
24 апрельдә Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясындә ORMAN. TÜRK интерактив күргәзмәсе ачыла. Экспозицияләр республика рәссамнарының татар, рус һәм инглиз телләрендәге әсәрләре аша төрки-татар мифлары һәм легендалары асылын танып белүгә багышланачак.
Проект сәнгать әсәрләре, сюжетлар һәм тел аша хәзерге заман кешесенә килеп җиткән образларны һәм мәгънәләрне ачачак, төрки халыклар фольклоры турында сөйләячәк. Мәйданчыкта интерактив аша мифлар һәм риваятьләр дөньясына «чуму» өчен киңлек булдырылачак.
Шулай ук күргәзмәдә беренче тапкыр рәссам Әлфия Саргинның «Татар әкият келәме» проекты тәкъдим ителәчәк. Ул киез басуның борынгы традицияләре буенча эшләнгән келәмнән, арт-объектлардан һәм мультимедиадан гыйбарәт.
Проект Гаилә елына багышлана, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев