КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
17 апрель көнне «Полимер» мәдәният сарае сәхнәсендә Казан яшь тамашачылар театры «Нина и хлебные карточки» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Ә хәзер бу турыда тулырак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге спектакль Кир Булычев хикәясенә нигезләнеп куелды. Татарстанның атказанган артисты Павел Густов башкаруындагы төп герой – Вадим үткәнгә шалтрата алу мөмкинлеге аркасында язмышын үзгәртеп, үз тормыш кыйммәтләренә яңача күз сала. Тагын бер герой – Нина исемле кечкенә кыз. Бу рольне исә оста итеп Гүзәл Валышина башкарды. Вадимның Нина белән телефон аша сөйләшүетөп геройның тормышын астын өскә китерә. Вадимның әнисе образын башкаручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Лукина спектакльнең мәгънәсен тагын да тирәнәйтә.
Спектакль тәмамланганнан соң тамашачылар озак вакыт таралыша алмый, алган тәэсирләре белән бүлештеләр. Күпләр әйтүенчә, бу куелыш балаларны да, зурларны кешелекле һәм рәхмәтле булырга, киләчәгебез өчен башын салганнарны онытмаска өнди.
Фото: Сиринә Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев