Логотип Идель
Белми калма

«УРАМ»ДА ВЕЛОСИПЕДЛЫ ЭКСТРЕМАЛЬ ТУРНИР УЗАЧАК

13 апрельдә «УРАМ» экстрим-паркының эйр-паркында BMX һәм МТВ буенча турнир үтәчәк. Ярышның максаты – экстремаль спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшенең сыйфатын арттыру, яшьләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

BMX һәм MTB – төрле трюкларны башкару өчен эшләнгән велосипедлар.

Ярышларда ике яшь категориясе кысаларында катнашырга мөмкин. Mlad – 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге спортчылар категориясе,  Star исә – 15 яшьтән өлкәнрәк спортчылар өчен, анда спортчылар, һәвәскәрләр һәм төрле төбәк командалары вәкилләре катнаша ала.

Турнир барышында катнашучылар үзләренең иң көчле трюкларын күрсәтеп, бер-берсенә каршы торачак. Ярышлар җиңүчеләре судьялар коллегиясенең тавышлары белән билгеләнә. Һәр катнашучының үз трюгын күрсәтергә икешәр омтылышы булачак.

Ярышларның гомуми приз фонды – 150000 сум. Катнашырга теләк булган очракта түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Ярышлар турында тулырак мәгълүматны паркның телеграм каналында табып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев