БУ – СЕР!
-
«ТАБИБ БУЛАСЫМ КИЛМИ...»
«Быел 10нчы сыйныфны тәмамладым. Киләсе уку елында БДИ көтә. Инде бүгеннән үк кайсы фәннәрдән имтихан бирәсен уйларга, сайларга кирәк. Мин кечкенәдән театр дип янам-көям. Укырга да шушы юнәлеш буенча керәсем килә. Әмма әти-әнием минем артист булуыма каршы, аларның мине табиб итеп күрәселәре килә. Нишләргә? Киңәш бирсәгез иде». -
БАЛАМ АКЧАНЫ КҮП СОРЫЙ БАШЛАДЫ!..
«Без шәһәр тибындагы посёлокта яшибез. Баланы мәктәпкә чыгарып җибәргәндә, кесәсенә акча тыга торган гадәтем бар иде. Тамагы ачса, кирәге чыкса дигәндәй... Соңгы арада үзе дә сорап ала башлады, суммасы зурайганнан-зурая. “Нәрсәгә шулкадәр?” дип кызыксынсаң, кесә чыгымнарына, дип кенә җаваплый. Күңелгә төрле шомлы уйлар керә, ялгыш юлда йөрми микән, дим... Сезнең балаларыгыз акча сорап аламы? Ни өчен тотканнарын беләсезме?» -
«ЕГЕТЕМНЕ ЯРАТМЫЙМ...»
«Исәнмесез, «Ялкын» редакциясе. Бик кыен хәлдә калдым. Инде ике ел йөргән егетем бар. Ул мине бик ярата. Мин дә аны ярата идем... Әмма бу җәйдә көтмәгәндә башка кешегә гашыйк булдым. Башканы яраткан килеш, егетем белән очраша алмыйм. Тик аның белән мөнәсәбәтләрне ничек өзәргә икәнлеген дә белмим. Йөрәген яралыйсым килми. Нишләргә миңа? Киңәш бирсәгез иде». -
«ЕГЕТЕМ ЭЧӘ...»
«Мин – диндәге кыз, яулык бәйлим, намаз укыйм. Ә аралаша торган егетем ислам кануннары буенча яшәми. Тәмәке тарта, әле беркөнне эчкәнен дә белеп алдым. Хәзер нишләргә дә белмим. Аның белән арамны өзәсем килми. Киңәш бирсәгез иде». -
16 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМ ЯУЛЫК ЯБАМ, ДИ...
«Без – гади татар гаиләсе. Ислам дине кануннарын төгәл үтәп яшибез дип мактана алмыйм. Күптән түгел 16 яшьлек кызым, яныма килеп: «Әни, мин яулык ябарга булдым», – диде. Догалар ятлый башлады. Мин аптырашта. Нәрсә уйларга да белмим. Бер яктан сөенергә генә тиешмен кебек. Начар юлдан китмәгән бит, дингә басарга уйлаган… Икенче яктан, мин куркам. “Берәр сектага эләкмәгәнме?” дип, бик борчылам. Кызым үзе моны кире кага. «Әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың», – ди… Нишләргә дә белмим. Киңәш бирегезче…» -
БАЛАМ «ЯҢА ӘТИ»НЕ КАБУЛ ИТМИ
«Сезнең журналда «Әти-әни аерылышу – һәрвакыт трагедия» дигән язманы укыдым да үз проблемам белән уртаклашырга булдым. Кызганыч, әлеге күңелсез хәл безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Якынча биш ел эле... -
«УЛ 3 КЫЗ БЕЛӘН БЕРЬЮЛЫ АРАЛАША...»
«Мин ошатып, аралашып йөргән егет минем һәм тагын 2 кыз белән (мин белгәне) берьюлы аралаша. «Ошыйсың», – ди. Аңа ышанырга да, ышанмаска да белмим. Нишләргә?»
Аноним, 16 яшь
Динара Зиннәтова, Вк... -
«СИМЕЗ»ДИП КОТЫРТАЛАР...
Мин – таза. Сыйныфташларым әйткәнчә, симез. Бертутаусыз котыртуларыннан, теләсә нәрсә әйтүләреннән туйдым. Инде каникуллар да үтеп бетә, ә минем мәктәпкә бөтенләй барасым килми. Ябыгырга телим, әмма... -
"КОТКАРЫГЫЗ: АНДА - ЭТ!"
– Миңа 13 яшь һәм мин этләрдән куркам. Бик каты куркам. Кечкенә вакытта, миңа зур эт ташланган булган. Ул уйнарга гына теләгән, тешлим дип сикермәгән дә инде үзе. Тик шул көннән соң этләрдән курку хис... -
«ЕГЕТЛӘРДӘН КУРКАМ!»
«Классташ кызларым инде күптән егетләр белән йөри башлады. Ә мин егетләрдән оялам, куркам хәтта. Бу нормаль күренешме?»
Аноним, 16 яшь
Сөмбел Вәлиева, студент, 21 яшь:
«Борчылырлык урын юк. Ә... -
«МИН ҮЗЕМНЕ ЯРАТМЫЙМ!»
«Мин үз-үземә ошамыйм. Ничек үзеңне барлык кимчелекләрең белән яратырга өйрәнергә?»
Аноним, 17 яшь.
Олег Миняев, аспирант, 25 яшь:
«Кызганыч, сорау бирүче үзенең кызмы, егетме икәнен язмаган.... -
"ЯРАТАМ! ҮЗЕНӘ ӘЙТЕРГӘМЕ?"
"Инде берничә ай бер егетне яратып йөрим. Хисләрем турында ул берни дә белми. Әллә ничә тапкыр әйтергә талпынып карадым, тик гел кире уйлый идем. Кыз тарафыннан мәхәббәт аңлату дөрес гамәлме, моны эшл... -
«Кызым БДИ бирә алмады...»
«Кадерле «Ялкын» редакциясе! Сезгә киңәш сорап язам. 11нче сыйныфта укучы кызым ел буе БДИга әзерләнде, яхшы югары уку йортына керергә хыялланды. Тик беренче имтихан – математикадан БДИны бирә алмыйча... -
«ДУСТЫМ СЕРЕМНЕ ЧИШТЕ...»
«Иң якын дус кызым яшерен серемне башкаларга чишкән. Миңа алар алдында күренергә дә оят. Ә дустым дип санап йөргән кызны күрәсем дә килми. Нишләргә? Миңа бик авыр».
Аноним
Алсу Фролова-Талибулли... -
"ӘТИ-ӘНИЕМНЕҢ АКЧАСЫ ҖИТМИ..."
«Әти-әниемнең акчасы безгә түгел, кайчак утка, газга түләргә дә җитми. Аларның хәлен дә аңлыйм. Көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә, артык әйбер сорамаска тырышам. Тик акрынлап туя башлавымны сизәм. Нишләр...
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!