КЫЗЫМ МИҢА СЕРЛӘРЕН СӨЙЛӘМИ
«Кызыма 15 яшь. Соңгы вакытта үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр минем белән дусларча аралашса, соңгы вакытта бер серен дә сөйләми башлады. Гаиләбез дә имин. Дус-тату яшибез, югыйсә. Ә кызым ни өчендер үз эченә бикләнде. Нишләргә дә белмим хәзер. Берәр начар компаниягә эләктеме әллә дигән уйлар күңелемә тынгы бирми! Кадерле «Ялкын» редакциясе! Берәр файдалы киңәш бирегезче, зинһар!»
Лилия, Арча
Ләйсән, 18 яшь:
Миңа калса, монда борчылырга сәбәп юк. Сезнең кызыгызда күчеш чоры башланган дип уйлыйм. Чөнки үзем белән дә шундый ук хәл булган иде. 15-16 яшьләр тирәсендә әти белән әни минем ачуны китерә башлады. «Кая бардың?», «Кайчан кайтасың?», «Мәктәптә хәлләр ничек?»... Мине контрольдә тотудан башка эшләре юк, диярсең. Аларга ияреп кунакка, кафе-рестораннарга да йөрисем килми иде. «Бала-чага кебек һаман әти-әнисе итәгенә тагылып йөри», – дип, миннән көләрләр кебек тоелды. Тик әни минем халәтемне аңларга, тынычлыкта калдырырга теләмәде. Һаман саен төрле сораулар биреп аптыратты. Берничә тапкыр бик каты ачуланышкан да булды, хәтта. Нәтиҗәдә, мин тагын да ныграк үз эчемә бикләндем. Тик хәзер, Аллага шөкер, барысы да көйләнде. Миңа бераз акыл керде, әти-әни дә минем үскәнне, үз шәхси тормышым, серләрем барлыкка килгәнлеген аңлый башлады кебек. Шуңа күрә мин сезгә артык борчылмаска киңәш итәм. Вакыты җиткәч, кызыгыз яңадан элеккеге халәтенә кайтыр. Иң мөһиме, артык контроль белән аны үзегездән читләштерә күрмәгез. Ә сер сөйләмәү начар билгесе түгел.
Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:
15 яшь – яшүсмерлекнең иң катлаулы чоры. Моңа кадәр бала әти-әнисенә карата һәрвакыт ачык булса, хәзер инде барысы да әкренләп үзгәрә башлый. Яшүсмер үз-үзен эзли, әти-әни тарафыннан әйтелгән дәгъваларны алар бик авыр кабул итә. Һәм бу – гадәти күренеш. Бала үсә, камилләшә дигән сүз. Кагыйдә буларак, кызлар кинәт кенә әтиләреннән читләшәләр - алар белән бәйләнеш өзелә. Әни белән бәйләнеш шулай ук какшый. Һәм бу вәзгыятьтә иң мөһиме: ана кеше дөрес позиция сайларга тиеш. Баладан гаеп эзләргә кирәкми, үз-үзегезне тәрбияләгез. Балага артык бәрелмәгез, күңеленә кермәгез, читтә сабыр гына көтегез. Әгәр дә барып чыкмый икән – психологка мөрәҗәгать итегез. Бу турыда китаплар да шактый.Әлеге чорны дөрес кичергән очракта күрерсез – бик тиздән сезнең мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк. Аннары соң тагын бер әйберне ассызыклап үтүне кирәк саныйм – хәзер еш кына әниләр балалары өчен дус булырга омтыла. Тик психология ягыннан бу дөрес түгел. Әни белән кыз беркайчан да дуслар була алмаячак. Ничек кенә булмасын, ана кеше барыбер югарырак торачак. Һәм көннәрдән бер көнне әлеге «дуслык»ның тагын да зуррак конфликтка китерүе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев