Логотип Идель
Бу – сер!..

«АПАМНЫҢ ЕГЕТЕН ЯРАТАМ...»

«Мин гашыйк булдым. Тик бу минем өчен бер дә шатлыклы вакыйга түгел. Чөнки ул кеше – бертуган апамның егете. Аларны бергә күргән саен, йөрәгем өзгәләнә. Нишләргә миңа? Киңәш бирсәгез иде».

 Аноним, 17 яшь

Чулпан Хаҗиева, студент, «Шаян-ТВ» телеканалы алып баручысы:

Минемчә, әлеге ситуациядә егетне үзеңнеке итү турында уй булырга да тиеш түгел. Егетләр алар бер килә, бер китә, аеруча безнең яшьтә. Ә апаң – синең якын кешең. Дөньядагы бер генә егет тә ике иң якын кеше арасына керергә тиеш түгел. Шуны да онытмасаң иде: апаңның бәхетсезлегендә син барыбер бәхет төзи алмаячаксың. Шуңа күрә, йөрәгеңдәге хисләрне тыеп торып, акыл белән уйларга киңәш итәм. Үкенерлек адымнар ясама. Шулай булган очракта, синең бәхет сине үзе эзләп табачак.

Рифат Зарипов, җырчы, алып баручы:

– Кеше бәхетен тартып алып бәхетле булып булмый. Бу турыда җырлар да, шигырьләр дә бар. Илсөя Бәдретдинова репертуарындагы бер җырдагыча, «унҗиде яшь гомер түгел, ялгышып атламасаң. Бер ялгыш бозмас язмышны, тагын кабатламасаң». Ялгышмыйча атларга тырыш. Бу дөньяда һәр кешегә үз парын, үз ярын табып яшәргә насыйп булсын, дип телим. Теләсә кайсы хисне тыеп була. Гашыйк булуны да. Һәркемнең үз ризыгы, үз бәхете, үз тиң яры бар. Көтәргә кирәк. Һәрнәрсә үз вакыты белән килә.

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

Беренчедән, аңларга кирәк: бу гашыйк булумы, әллә апаңнан көнләшү генәме? Гадәттә, кыз туганнарны кечкенәдән бер үк төрле күлмәк, туфли кидертеп, бер үк төрле курчак белән уйнатып үстерәләр. Һәм бу бертөрлелек канга сеңә: алар, үскәч тә, охшаш хыяллар белән янарга, бер үк һөнәр белән кызыксынырга яки бер үк егеткә гашыйк булырга мөмкин.

Чынлыкта исә һәркем индивидуаль. Кеше, үзенең үзенчәлекле якларын ачса, бәхетнең үзе өчен нәрсә икәнлеген тизрәк аңлый башлый. Син дә уйлап кара әле: апаң белән нинди охшаш һәм аермалы якларыгыз бар? Үзеңнең индивидуаль якларыңны табарга тырыш, нинди төс, нинди ризык, нинди стиль ошый сиңа? Бәлки, бу мәхәббәт тә түгел, ә «миңа да шундый ук күлмәк кирәк» дигән көнчелектер? Ә бәлки, синең яныңда күпкә яхшырак һәм нәкъ менә сиңа туры килгән егет бардыр? Игътибар белән әйләнә-тирәңне күзәт кенә.

Аннан соң, уйлап кара: синең өчен кем кадерлерәк? Ул егетме яки апаңмы? Әгәр егетне үзеңә каратсаң, апаңны югалтмассыңмы? Ул егет сиңа хәзер чибәр, итагатьле булып күренәдер. Менә мондый ситуацияне дә күз алдыңа китереп кара: егет синеке булды ди, бер-ике айдан ул сиңа ошамый башлады һәм сез аерылдыгыз, тик апаң белән дә инде мөнәсәбәтләр бозылган булса, син үзеңне ничек итеп хис итәчәксең? Карар кабул иткәнче, яхшылап уйла: егетләр күп, ә апа кеше берәү генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев