Логотип Идель
Бу – сер!..

«БАЛАМ, УНИВЕРСИТЕТНЫ ТАШЛЫЙМ, ДИ...»

«Исәнмесез, кадерле «Ялкын» редакциясе. Ике ел элек улыбыз, БДИны уңышлы гына тапшырып, Казандагы югары уку йортларының берсенә укырга кергән иде. Инженер һөнәре алып чыгарга тиеш. Тик соңгы вакытта укуын ташлау турында уйлана. Музыка көллиятенә китәм, ди. Нишләргә дә белгән юк, бик борчылабыз. Бигрәк тә ирем каршы. Ир-ат югары белемле булырга тиеш, ди. Берәр файдалы киңәш бирсәгез иде...»

Талия

 

Алсу, 20 яшь:

Мин – 2нче курсны тәмамлаганнан соң университетны ташлаган кеше. Әлбәттә, әти-әнием бу адымымны бик авыр кабул итте, аңламады. Озак кына «акылга китерергә» тырыштылар. Тик, әлбәттә, моның бер файдасы да булмады. Шуңа күрә минем төп киңәш – балагызның карарын ничек бар, шулай кабул итегез. Әгәр дә ул инженер булып эшләргә теләми, бу һөнәргә күңеле ятмый икән, ул беркайчан да яхшы хезмәткәр була алмаячак. Өстәвенә егет үзенә нәрсә кирәклеген төгәл белә. Бәлки, киләчәктә аңардан бик яхшы музыкант чыгар. Шуңа күрә монда иң яхшысы – баланың карары белән килешү һәм аңа ярдәм итү. Киләчәктә сез аның белән, һичшиксез, горурланачаксыз!

 

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

18 яшьтә яшүсмер егет ир-ат буларак формалаша, үзенең киләчәк юлын билгели. Әгәр дә бала музыка белән шөгыльләнергә тели икән, шөгыльләнсен. Әти-әнинең борчылуы аңлашыла, билгеле. Тик без башка кеше өчен карар кабул итә алмыйбыз! Ата-ананың үз фикерен белдерергә, киңәшләр бирергә хакы бар. Тик бу фикерне балага көчләп тагарга ярамый! Чөнки ул әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләргә начар тәэсир ясарга мөмкин. Ә мин һәрвакыт әйтәм: әти-әни өчен иң мөһиме – бала белән җылы мөнәсәбәтләрне саклау. Шуңа күрә төп киңәш – балагызның аерым шәхес булуын аңлагыз. Ул тормыш юлын үзе сайларга хокуклы.

Тагын шунысын да онытмагыз: кеше үз гомеренең иң күп өлешен эштә уздыра. Үзе яраткан, күңеленә хуш килгән урында эшләгән кеше берничек тә бәхетсез була алмый. Шуңа күрә балагызга андый мөмкинлек бирегез. Әйе, бәлки, ул ялгышадыр да. Бу, гомумән, аның киләчәк һөнәре түгелдер. Тик ул бу тормышта үз юлын, урынын, һичшиксез, табачак. Чөнки аның янында иң төп ярдәмчеләре, ышанычлы терәге – сез бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев