«МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАГАЧ, КИЯҮГӘ ЧЫГАРГА ТЕЛИМ»
«Хәзер мин 11нче сыйныфта укыйм. Егетем бар. Аңа 23 яшь. Мин укып бетергәч, өйләнешергә телибез. Әмма әти-әнием моңа бик каршы. Кияүгә чыксам да, укуымны дәвам итәргә уйлыйм. Алар барыбер ризалык бирми. Нишләргә киңәш итәсез?»
Аноним, 17 яшь
Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:
– Бу тормышта һәркемнең үз хыяллары, максатлары, планнары була. Мәктәпне тәмамлау ул яңа тормышка адым атлау. Димәк, тормыш шартлары да үзгәрә дигән сүз. Әлеге күчеш-үзгәреш вакытында адаптация чорын кичерергә туры киләчәк. Төрле кешедә бу чор төрлечә уза. Ул бер ай да булырга, берничә ел да дәвам итәргә мөмкин.
Уйлап кара, син тормышыңа берьюлы ике төрле үзгәреш кертергә телисең: ир хатыны да, студент та булачаксың. Һәр рольнең үз таләпләре бар. Һәм аларның икесенә дә ияләшергә, җайлашырга туры киләчәк. Моның психологик яктан да, физиологик яктан да стресска китерү ихтималы зур. Әле эшкә урнашырга да туры килсә, бу инде өченче үзгәреш булачак.
Мин тормышка һәр үзгәрешне акрынлап, тәртип белән кертергә киңәш итәм. Мәсәлән, синең очракта башта укырга керергә, яңа укуга, яңа урынга, яңа кешеләргә җайлашырга. Аннан инде, берәр елдан, бик теләсәң, кияүгә чыгарга.
Кияүгә чыккач, бар нәрсә дә син күз алдына китергәнчә булмаска да мөмкин. Бәлки, әти-әниең шуның өчен борчыладыр да. Шушы бер ел эчендә син тормыш корырга теләгән кешенең ышанычлымы, яхшы кешеме-юкмы икәнлеге, сине көтәргә әзер булу-булмавы да ачыкланырга мөмкин.
Фирзия Гобәйдуллина, шәфкать туташы:
– Икебезгә дә 17 яшь булганда, булачак ирем миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин: «Күршеләр, туганнар ни уйлар?» дигәч, әзрәк кичектереп торырга уйладык.
Икебезгә дә 18 яшь тулуга ук өйләнештек. Минем әни: «Бәхетле булыгыз», – диде. Ә иремнең әнисе 2–3 атна ризалашмыйча йөрде. Никах көне килеп җиткәндә генә килеште.
Ул вакытта икебез дә көллиятнең 3нче курсында укый идек. Шуңа күрә 2 ел буе ял көннәрендә генә күрешеп яшәдек. Хәзер инде гаилә корганыбызга 3 ел була. Бездән дә бәхетле кеше юк, Аллаһка шөкер.
Кеше әллә ниләр сөйли дә, сөйләячәк тә. Анысын төгәл әйтә алам. Кеше сүзенә карамыйча, үз тормышың белән, ничек телисең, шулай яшәргә кирәк дип уйлыйм. Әгәр егетең ышанычлы, төпле, акыллы кеше булса, аңа кияүгә чыгарга мөмкин дип саныйм. Минем 18 яшьтә кияүгә чыкканыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады.
Аноним:
– Кияүгә чыкканда, миңа 18, иремә 19 яшь иде. Күрше авылга туганнарга баргач таныштык аның белән. Ул шәһәрдән әбиләренә кайтып йөри иде. Очрашу-күрешүләр, әлбәттә, сирәк булды. Гел бергә буласы килгәнгә, тизрәк өйләнешергә карар кылдык. Әти белән әни башта каршы булды. Әмма күпмедер вакыттан соң ризалаштылар.
Өйләнешкәннән соң да барысы да шулай матур, рәхәт булыр кебек тоелды. Алай булып чыкмады. Тормыш итү бөтенләй башка нәрсә икән. Усал каенана кулына килеп эләктем. Ул мине хезмәтче урынына күрде. Ирем дә, анасы да авылга, әти-әни янына да кайтармыйлар иде. Тора-бара ирем кул күтәрә башлады. Мәхәббәттән 4-5 ай эчендә бернәрсә дә калмады. 16 ел шулай гомер иттек. Аерылып китеп, әти-әнинең йөзенә кызыллык китерәсем килмәде. Алар бит мине кияүгә бирергә теләмәгән иделәр. Кешеләр нәрсә дияр? «Тора алмадылар, дип сөйләрләр» дип тә борчылдым. Шуңа күрә түзеп яшәдем. Ә аннан ул башка хатын янына чыгып китте...
Минем киңәшем шул: әгәр арагызга чит-ятларны кертмичә яши аласыз икән, өйләнешегез. Әмма бераз көтеп тору, сабыр итү дә зыянга булмас.
Сирин Гасыймов, укытучы, әти кеше:
– Безне кечкенәдән «башта укыгыз, аннан тормыш корырсыз» дип өйрәттеләр. Берничә ел очрашып йөргән булсагыз, әти-әниегез кияү булачак кеше белән таныш булса, уйлап карарга була. Егет кеше укуын тәмамладымы? Гаиләне туендырырлык акча эшли аламы? Бу сорауга да ачыклык кертергә кирәк.
Тормышны күп кеше гел бертөрле генә барыр дип уйлый. Бу алай түгел. Бүген өйләнешерсең, иртәгә тормыш үзгәреп куяр. Беренче мәхәббәттән соң башкалары да килергә мөмкин. Кызның да, егетнең дә фикерләрен тыңларга, мәсьәләне уртага салып сөйләшергә кирәк. Мин, әле яңа гына танышкан булсагыз, 2-3 ел көтәргә киңәш итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев