Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘНИ ТЕЛЕФОНЫМНЫ ТИКШЕРӘ»

«Әни телефонымны тикшерә. Аның шәхси әйбер булуын аңлатып та карыйм – файдасыз. Берсендә хәтта шуның аркасында бик каты сүзгә дә килдек. Әти дә әйтеп карый. Барыбер мин күрмәгәндә генә тикшергәли. Нәрсәдән шикләнәдер – аңламыйм. Нишләргә?»

Аноним, 17 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

Ата-ананың баласы өчен борчылуы – гадәти хәл, табигый инстинкт. Әмма  борчылу белән контрольдә тотуның икесе ике нәрсә булуын онытмаска кирәк.

Тормышта һәр кешенең шәхси чикләре булырга тиеш. Шәхси чик ул – бүлмә дә, сумка да, телефон да, билгеле бер кагыйдәләр дә. Һәм шул чикләр бозылганда, кеше үзен начар хис итә башлый. Һәркем үзенең шәхси чикләрен сакларга омтылырга тиеш.

Аңлавымча, хәзерге вакытта әниең белән мөнәсәбәтләрегез авыррак, шуңа күрә минем икегезгә дә мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки бу проблеманы ике як аңлаганда гына хәл итеп була.

Әти-әниләр, балаларыгыз белән җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырыгыз. Һәрнәрсә өчен тәнкыйтьләмәскә тырышыгыз. Бала үсә барган саен, аңа карата булган контроль кимергә, ышаныч арта барырга тиеш. Әгәр ике арада хөрмәт һәм ышаныч булса, күп нәрсә җиңелрәк хәл ителәчәк. Бала әти-әнисенә ышанганда, телефонда яки башка берәр җирдә шикле, куркыныч әйбергә тап булса, үзе үк сезгә әйтәчәк, киңәш сораячак.

Аноним, ә хәзер сүзем сиңа: сирәк кенә булса да әти-әниеңә телефоннан кем белән аралашуыңны яки анда нинди дә булса кызыклы әйбер күрүеңне сөйлә. Ачык бул. Бу үзара ышаныч булдырырга ярдәм итәр.

Шуны да әйтү мөһим: олыларга да, балаларга да вакыт-вакыт телефоннан аерылып торырга өйрәнергә кирәк. Ашаганда да, юынганда да – һәрчак үзең белән телефон йөртү бәйлелеккә дә китерә, шикләндерә дә. Көненә бер-ике сәгатькә аны сүндереп, якыннарың белән аралашуга вакыт тапканда, үзара мөнәсәбәтләр дә җанланып һәм җылынып китәчәк.

Луиза Җамалиева, мөгаллим, әни кеше:

– Әти-әни баласы өчен гомер буе җаваплы. Бала, ничә яшьтә булуына карамастан, әни кешенең йөрәгендә. Шуңа күрә әниеңнең телефоныңны алып каравы синең өчен борчылуы, җаваплылык хисе белән бәйле. Бу очракта сиңа аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә, аңлашырга кирәк дип уйлыйм. Үзебезнең дә балалар бар. Кызыма 15 яшь. Телефонын караганым юк, аңа ышанам. Аллаһка тапшырдык. Хәерлегә булсын!

Илзирә Гыйззәтуллина, студент:

– Әти-әниләрнең балалары өчен ни дәрәҗәдә борчылуын беләсеңдер. Бала тугач, аңа һәр әти-әни ия була. Кайсы гына әти-әнине алмыйк, аларның бөтенесе дә балаларына яхшылык тели.  

Әлеге ситуациягә килгәндә, әни кеше белән утырып, барысын да уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшү кирәк дип саныйм. Аңлашылмаучылыкларны бетерү өчен кирәк. Сөйләшү барышында бер-берегезне ишетә белү дә бик мөһим. Якын кешеләр арасында вакыты-вакыты белән андый хәлләр булгалый, ике араны да борчыган сорауларга җавапны бергәләшеп табуыгыз хәерле.

Аноним:

– Кечерәк чакта Интернетка компьютер аша керә идем. Әнинең бер гадәте бар иде: шыпырт кына килә дә арттан карап тора. Аның артымда басып торганын күрсәм, Интернеттагы үз битемнән «чыгып» китә идем дә әнинең киткәнен көтеп тора идем. Тора-бара хәлләр тагын да катлауланды. Әни яныма ук килеп баса да: «Кемнәр белән сөйләшкәнеңне күрсәт әле», – дия иде. Күрсәтмәсәм, тавыш чыга. «Нәрсә яшерәсең? Яшермәсәң, күрсәтер идең!» – дип, әни миңа кычкыра башлый. Мин дә түзеп тора алмыйм. Җавап итеп берәр сүз әйтәм. Бернәрсә дә яшерми идем югыйсә. Бары тик никтер шәхси хатларымны кешегә күрсәтәсем килми иде. Кешенең эчке дөньясы бит анда. Анда кешене кертәсе килми, хәтта ул кеше әни булса да. Бу халәтнең ни сәбәпле барлыкка килгәнен мин күптән түгел генә аңладым. Мин, шул рәвешле, үземнең шәхси чикләремне яклаганмын икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев