Логотип Идель
Белми калма

ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК

1 июньдә Казанда танылган җырчылар Олег Газманов һәм Зара белән бер сәхнәдә Россиянең 22 төбәгеннән килгән балалар чыгыш ясаячак. «Родники. Дети» бәйгесенең финал көнендә проектның рәсми Вконтакте битендә концертның турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Яшь башкаручылар өчен теләсә кайсы тамашачы тавыш бирә алачак, шул рәвешле «Народное голосование» номинациясендә җиңүчене билгеләячәкләр.

 

Быел конкурска җибәргән 2000 гаризадан Россия Халык артисты Олег Газманов җитәкчелегендәге жюри 29 җырны сайлап алган. Алар – Якутия, Пермь крае, Луганск, Донецк, Волгоград, Чувашия, Воронеж, Чиләбе, Екатеринбург, Магнитогорск, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләре, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород, Томск, Ульяновск, Новосибирск шәһәрләреннән килгән балалар. Финал концерты һәм «Родники. Дети» конкурсында җиңүчеләрне билгеләү Казанның Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында балаларны яклау көнендә узачак, анда РФнең 22 төбәгеннән солистлар һәм вокаль коллективлар катнашачак. Җиңүчеләрне акчалата призлар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Жюри составында – җырчы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисткасы Зара, җырчы, теле- һәм радио алып баручы, авторбашкаручы Юта, музыкант, Россиянең атказанган артисты, «Баян Микс» проектына нигез салучы Сергей Войтенко, балалар җырлары авторы, актриса Марина Лебедева; Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей.

Конкурсның махсус кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов була.

Проект тарихында беренче тапкыр концертны алып баручы – бала булачак. Ул – «Голос. Дети» финалисты Сәид Галиуллин. Аңа «Москва 24» каналы алып баручысы Мария Рыбакова ярдәм итәчәк. Концерт алдыннан танылган педагоглар конкурс финалистлары белән вокал һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Моннан тыш, Казан буенча кызыклы экскурсияләр, фестивальне оештыручылар белән очрашулар, шулай ук күңел ачу программасы планлаштырылган.

Бу проект хакында безнең язмадан укырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев