БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе «Профиларт» республика театр фестивале кысаларында үткәрелә торган «СценАрт» республика сценаристлар конкурсының икенче сезонына гариза бирү кампаниясен ачты.
«СценАрт» – катнашучылар театр сәнгате өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлардан сценарий осталыгы күнекмәләрен алып, үзләре социаль әһәмиятле тематиканы чагылдырган сценарийларны язарга өйрәнә торган проект. Бу проект нигезендә Татарстан яшьләре экстремизмга һәм террорчылык идеологиясенә каршы тору максатыннан спектакльләр һәм комикслар өчен пьесалар язачак.
«Узган ел бөтен республикадан, шул исәптән иң ерак районнардан 2500дән артык катнашучы һәм 140 коллективтан гариза килгән иде. Быел 200дән артык гариза көтәбез, ә катнашучы-сценаристлар 80 булачак», – дип уртаклашты фестивальне оештыручы Нургөл Сансызбаева.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы сценарийлар театраль куелышлар өчен нигез булачак, аларны Татарстанның төрле районнары коллективлары «ПрофилАрт» театраль куелышлар конкурсы кысаларында гамәлгә ашырачак. Шулай ук катнашучыларның иң яхшы эшләре идеологик, мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык темасына багышланган комикслар, буяулар, открыткалар һәм медиаконтент сюжетлары өчен нигез булачак. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар партнерлардан кыйммәтле призлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
-
25 мая 2025 - 11:10
«АВАЗДАШ» ТӨБӘК ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН УЗАЧАК?
Нет комментариев