ФИЗИКА УКЫТУЧЫСЫ УЛЫМНЫ КИМСЕТӘ!
Физика укытучысы улыма каныга. Ул – гуманитарий. Инглиз теле, әдәбият кебек дәресләрне бик яратып укый, сыйныфташларыннан күпкә алда бара. Ә математика, физика кебек төгәл фәннәргә артык сәләте юк, тик үзе артта калмаска тырыша. Укытучы шуны күрми микәнни?! Әзрәк канатландырып җибәрсә, баланың күңеле дә булыр, теләге дә артыр иде. Яшьтәшләре алдында шәхесен кимсетүче сүзләр дә ычкындыргалый. Монысы бөтенләй башыма сыймый. Педагог бит ул! Нишләргә? Баламны ничек якларга? Аңа бу ситуациядә үзен ничек тотарга?
Алсу, 2 бала әнисе
Ләйлә, 16 яшь:
– 13 яшь булганда, мин дә шушындый хәлдә калган идем һәм... ул минем мәктәп алмаштыруым белән тәмамланды.
Һәр кешенең үзенә генә хас үзенчәлекле яклары була. Берәүләр белән бик тиз дуслашасың, икенчеләрен баштан ук өнәмәскә дә мөмкин, гәрчә ул сиңа бер зыян салмаса да. Бу һәркайсыбыз белән дә шулай. Тик, ничек кенә булмасын, укытучы, баланы шәхес итеп тәрбияләүче кеше буларак, моның ише нечкәлекләрне урап узарга тиеш дип саныйм.
Минем сыйныф җитәкчем «итәгең буялган»нан башлап «олы сыйныф егетләре белән аралашма» дигәнгә хәтле барып җитте. Үз фәне буенча бәйләнүләрен әйтеп тә тормыйм инде.
Улыгызга беренче киңәшем шул: булдыра алганча игътибар итмәскә тырышсын. Нейтральлек саклый белә икән, аңа алга таба каныгуы авыр булыр. Шәхсән үземнең ситуациядә салкын канлылыкны саклый алмадым, барысын да күңелемә артык якын алдым.
Икенчедән, әти-әнигә проблемаңны сөйләүдән курыкмаска кирәк. Улыгыз сезгә сөйләгән икән – бик яхшы. Димәк, ул сезгә ышана, яклавыгызга өмет итә. Тик аны тыңлап кына укытучыга ябырылмагыз – ахыры яхшыга илтмәс. Минем әти-әнием укытучы белән уртак фикергә килә алмагач, мәктәп җитәкчелегенең дә конфликтны хәл итәргә көче җитмәү сәбәпле, бүтән мәктәпкә күчәргә карар кылдык. Әйтергә кирәк, яңа мәктәпкә күчүнең плюслары күп булды.
Укытучының сиңа каныгуы трагедия түгел, ә җәмгыятьтә шәхес буларак формалашыр өчен, син узарга тиешле бер киртә генә. Шуңа күрә дә аңа артык зур әһәмият биреп, борын салындырып утыру ярамый!
Азат Гайнетдинов, тәрбияче:
– Беренче эш итеп баланың үзе белән сөйләшергә кирәк. Кызганыч, улыгызга ничә яшь икәнен күрсәтмәгәнсез. Балалар яшүсмер чорында бөтен әйберне дә арттырып сөйләргә яраталар. Укытучыга гаепләүләр белән ябырылганчы ачыклагыз: балагыз артык шук түгелме, сыйныфташлары алдында үзен күрсәтәсе генә килмиме, дәресләрен, чыннан да, тиешенчә әзерләп барамы, мәктәп уставына буйсынамы һ.б. Бала конкрет ситуацияләр белән үзенә каныгуларын аңлатып бирсен. Йөрәк парәгезне кызганып, ата каз булып кабармагыз, ситуациядән чыгып объектив фикер йөртегез.
Бала белән бар да тәртиптә икәненә инанганнан соң, укытучы белән аралашып карау кирәк. Сөйләшү телефон аша яисә юл өстендә генә булырга тиеш түгел, янына барып аңлашыгыз. Сүзегезне куркыту- янаулардан башламагыз, балагызның тәртибе, өлгереше турында сорашыгыз. Чагыштырыгыз: педагогның сүзләре балагызныкы белән чагышамы? Нәтиҗәләр ясаганнан соң гына, укытучыга (булган очракта) дәгъваларыгызны белдерегез.
Әлбәттә, җәмгыятьтә төрле кешеләр бар, тик тәҗрибәле һәм компетентлы укытучы беркайчан да укучыга каныкмас. Сезгә, әти-әни буларак, проблеманың сәбәбен ачыклап, хәл итү юлларын гына табасы кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев