Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДЕТДОМНАН БАЛА АЛДЫК. УЛЫМ КАБУЛ ИТМИ…»

«Кадерле «Ялкын» редакциясе, сезгә бик четерекле сорау белән мөрәҗәгать итәм. Безнең 13 яшьлек улыбыз бар. Ярты ел элек балалар йортыннан сабый алдык. Улыбызга гаиләдә берүзенә күңелсез булмас, энесе белән уртак телне бик тиз табарлар кебек тоелган иде. Тик чынлыкта алай булып чыкмады. Улыбыз яңа энесен кабул итми. Энесе янына бармау, аның белән уйнамау гына түгел, гомумән, сүзне тыңламый башлады. Нишләргә икән? Берәр төпле киңәш бирсәгез иде...»

Аноним

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

«Бу – бик катлаулы, җитди проблема. Журнал битләре аша бирелгән киңәш кенә ярдәм итәрме икән?! Кагыйдә буларак, детдомнан бала алганнан соң, гаиләгә махсус психолог беркетелә. Һәм, белүемчә, ул алар белән бик озакка кала, төрле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, киңәшләр бирә. Әгәр дә әлеге психолог белән элемтә өзелгән икән, аны, һичшиксез, яңарту мөһим. Чөнки бу чорда сезгә психолог киңәше кирәк. Мин исә шуны төгәл әйтә алам: сездән икеләтә сабырлык сорала. Чөнки балалар йортыннан сабый алу өчен бик уңайсыз вакыт сайлагансыз. 13 яшьлек үсмер күчеш чорына керә. Үзенең кем булуын ул әлегә, гомумән, аңламый. Үз-үзенә мәхәббәт турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Шуңа күрә әти-әнисеннән дә ярату сизми. Бала – тирән кризиста. Һәм шул чорда өйдә яңа гаилә әгъзасы пәйда була, әти-әни яңа бала тирәсендә кайнаша. Яшүсмернең нинди хисләр кичерәчәге сүзсез дә аңлашыла... Бу чорда әти-әни бик тә акыллы, зирәк, сабыр булырга тиеш. Сезнең үз балагыздан нәрсә дә булса таләп итәргә хакыгыз юк. Икенче баланы үзегез өчен алгансыз, бу – тулысынча сезнең карар. Ә 13 яшьлек үсмергә ул кирәк тә булмаган. Шуңа күрә сез, теләсәгез-теләмәсәгез дә, улыгызны энесен яратырга мәҗбүр итә алмыйсыз. Миннән төп киңәш: бала белән барысын да уртага салып сөйләшегез. Ялганламагыз, дөресен әйтегез. Ни өчен сез гаиләгә бала алырга карар кылдыгыз? Максатыгыз нинди иде? Үсмер бу сорауга дөрес җаваплар алырга тиеш. Тагын бер мөһим киңәш: үз балагызга игътибарны киметмәгез. Гаиләдә аның үз урыны бар, сез аны элеккечә яратасыз, ул сезнең беренче, көтеп алынган балагыз! Болар турында һәрвакыт улыгызның исенә төшереп тору кирәк. Әлбәттә, ул башта аңламаячак, ачуы киләчәк, сезгә карышачак. Тик сез инде берни дә эшли алмыйсыз – сабыр гына көтәргә кала. Шуны онытмагыз: киләчәктә гаилә мөнәсәбәтләренең нинди булачагы тулысынча сездән – ата-анадан тора!»

Алсу, 32 яшь:

«Миңа калса, гаиләдә бердәнбер булырга күнеккән баланың яңа гаилә әгъзасын кабул итәргә теләмәве – гадәти хәл. Сабыйларның күбесе бертуган эне-сеңелләрен дә кабул итәргә теләми бит. Шуңа күрә мондый хәлгә гаҗәпләнәсе юк дип саныйм. Моннан берничә ел элек иңне иңгә куеп яшәгән күршеләребез дә балалар йортыннан 4 яшьлек сабый алганнар иде. Кызлары ул баланы 2 елдан артык (!) кабул итмәде. Әле менә күптән түгел генә гаиләләрендә хәлләр җайлана башлады. Кызлары энесе белән урамга чыга, балалар бакчасына илтә, бергәләшеп уйныйлар. Малай да кызга «апа» дип кенә тора. Гадәти гаиләләрдән берни белән дә аерылмыйлар. Шуңа күрә, гаиләдә хәлләр җайланганчы, билгеле бер вакыт үтәргә тиештер, мөгаен. Сабыр булыгыз. Балалар йортыннан сабый алырга батырчылык иткәнсез икән, димәк, сез – бик көчле кеше. Һичшиксез, бар да җайланачак дип уйлыйм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев