Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТЫРЫШЛЫК ҖИЛГӘ ОЧМАДЫ
Ямьле июнь иртәсе. Тәрәзәдән алсу кояш елмая. Нәфисәнең дә йөзе кояштай балкып тора. Ни өчен дисезме? Бүген ул әтисенең туган авылына – дәү әнисенә кунакка кайтачак бит! Менә хәзер үк очар иде дә, күз ачып йомганчы, дәү әнисенең йомшак келәмдәй ишегалдына төшәр иде. Кызганыч, канатлары юк шул. Төнлә йоклый да алмады. Дәү әнисе янындагы кызыклы тормышын күз алдына китерде. Алда нинди күңелсезлекләр буласын белми иде әле ул… -
АШКЫН, КЕШЕМ! СИНЕ ҖИРДӘ ЕЛЛАР КӨТӘ, ЮЛЛАР КӨТӘ!
Олуг шигърият, зур шигърият дигән бу сүзләр – Зөлфәт иҗатына үзе исән чагында ук берегеп калган сүзләр. Йомшак, ипле һәм шул ук вакытта искиткеч туры сүзле бу шигърият һаман да күпләр өчен өлге булып тора. Исән булса, 3 гыйнвар көнне Шагыйрьгә 75 яшь тулган булыр иде. -
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
Ни гаҗәп, Чиркәү манарасыннан агылган кыңгырау тавышына уяна алмаганны, бүген иртәнге намазга җыенган дин әхеле кеби бик иртә тордым. Миннән алда бигрәк, читлектән ычкынган кош сыман, каядыр атлыгып торган тынгысыз күңелем уянды. Аякларым гына түгел, бөтен гәүдәм, җаным да әмер биргәнне көтмичә, Пушкин урамына атылды. -
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
Борын-борын заманда, бер бакчада, янәшә генә Кыяр белән Помидор яшәгән, ди. Кояш апалары җылысын, Яңгыр абзыйлары дымын, Җил егетләре кирәк кадәр җилләрен истереп, аларга үсәр өчен барлык шартларны да тудырып торганнар. Бернигә дә мохтаҗлык күрмичә, Кыяр белән Помидор, икесе дә башта яшел яфракларын җибәргәннәр, аннары сары чәчкәләргә бөреләнгәннәр. -
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
Әүвәл заманда булган, ди, бер ир белән бер хатын. Болар үз кул көчләре белән көн күрүче уртача тормышлы кешеләр булганнар. Боларның ун малайлары булган. Бу балалар, үсеп җитеп, әтиләренә булыша да башлаганнар. Малайлар герой булалар. Болар ничек тә булса илгә чыгарга исәпләп йөриләр. Шул вакытны бу кешеләрнең унберенче малайлары туа. Моңарга Әхмәт дип исем кушалар. Бу ун малай чыгып китәләр. Әхмәт, кечкенә булганлыктан, өйдә кала. Шул киткәннән ун егеттән һичбер хәбәр-хәтер булмый. -
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», – ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән. -
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
Җәй... Җылы җәй... Шаян җилкәй минем аркамны акрын гына сыйпап үтә. Якты кояш мине үзенең нурлары белән назлый, иркәли иде сыман. Болытлар зәңгәрсу күк йөзендә мине үртәп рәхәтләнеп йөзеп йөриләр. Кызыгам да шул мин аларга: үз көйләре белән һаман да шул бер якка гына агылалар да агылалар. Дөрес, кояшның әле күренә генә башлаган чагы. Тау артында урнашкач, авыл да әле торып, уянып кына киләдер. -
ҮГИ КЫЗ ӘКИЯТЕ
Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булган, шуңа аны бер дә яратмаганнар. Беркөн үги кызны урманда адаштырмакчы булганнар. -
ӘНИ СҮЗЕНЕҢ КАДЕРЕ
Җәйнең кояшлы бер иртәсе. Мин күземә кояш нурлары яктыртуыннан кинәт уянып киттем. «Ур-ра, бүген булса да кояш чыкты, яңгырлар ялкытты инде, бүген, ниһаять, кояш!» – дип, мин яхшы кәеф белән торып бастым. -
ТАМГАЛЫ КУЯН (ӘКИЯТ)
Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан. -
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
Күптән түгел редакциябезгә Сембер (Ульяновск) шәһәреннән хат килеп төште. Конверт эчендә кулдан пөхтә итеп җыелган китап! Китапның авторы – Иркәм Дәүли (Хәйретдинов). Әлеге китапта Иркәм абый үзенең сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләре белән бүлешә. Аның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыйк, уйланыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик. -
ГОМЕРЛЕК САБАК
Җәйге эссе көн. Иртәнге кояш болындагы чәчәкләрне иркәли. Йокыдан уянган күбәләкләр еш кына төрле төсле чәчкәләргә куна-куна очып йөриләр, ә тырыш бал кортлары инде нектар җыю эшенә тотындылар. Таң әтәчләре кешеләрне йомшак түшәкләреннән торып, авылның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле тормышында кайнарга чакыра... -
«УТКИН МУЖ»
– Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби... Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине. Әбиләр яшәгән чор турында да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. «Безнең заманда» дип әйтү гадәтенә кергән. -
САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ
Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле. -
ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ
Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.