Логотип Идель
Иҗат

МӘҢГЕЛЕК БӘХЕТ

– Ни дисәң дә, вакыт тиз үтә шул... Быел Зөһрәне мәктәпкә түгел, вокзалга озатасы булачак, – дип быел 11 сыйныфны тәмамлаган Зөһрәнең әти-әнисе өстәл алдында сөйләшеп утыралар иде. Бер яктан, алар кызлары өчен бик сөенәләр, аның белән горурланалар – имтиханнарын да шактый югары балларга тапшырды, ә икенче яктан, әлбәттә, һәр ата-ана шикелле, баласын икенче шәһәргә – яңа юлга озату алар өчен бик борчулы булды.

Чыннан да, алар өчен дә, кызлары Зөһрә өчен дә шушы мәктәптә уздырылган еллар күз ачып йомганчы үтте дә китте. Әле кайчан гына Зөһрә бүлмәсендә төрле-төрле уенчыклар белән уйнап, альбом битләрендә җилбәзәк рәсемнәр ясап, я булмаса әтисе алып кайткан әкият китабын укып, шулай гамьсез һәм кайгысыз көннәрен уздыра иде. Кайбер вакытта, күзләренә яшьләр тулып, әнисе янына бара да: «Әни, кара инде, тагын минем иң яхшы буяуларым бетте бит, нишлим инде хәзер?», – дип еламсырап тора иде. Ә әнисе көлеп: «И кызым, аның өчен борчылалармыни? Берни дә мәңгелек түгел бит. Әтиең яңаларын алып кайтыр әле», – дип кызын һәрвакыт юата иде.

Зөһрәнең балачагы бик тиз узды. Аның яраткан мәктәбе, якты йөзле иң яхшы сыйныфташлары, игелекле укытучылары хәзер инде ямьле хатирәләр генә булып калды.

Җәйнең ахыргы көннәре. Зөһрәнең Казанга китәсе көннәре якынлаша. Әлбәттә, ул үзе дә моны аңлап бераз борчыла, дулкынлана иде. Бары 18 ел яшәгәннән соң, менә шулай бер мизгелдә әти-әнисеннән еракка, бүтән шәһәргә китү аның өчен бер дә җиңел түгел. Шулай да, Зөһрә балачак хыялын тормышка ашырачак: кечкенәдән укырга керергә теләгән уку йортына – Казанның  медицина колледжында белем алачак.

– Менә, мин колледжны тәмамлыйм да, сезне дә дәвалаячакмын, үзегезгә дә мәшәкатьсез булыр, – дип хыяллана Зөһрә.

Көзнең беренче иртәсе. Зөһрә перронда әти-әнисе белән, Казанга илтүче электричканы көтеп тора. Аларның янәшәсендә шулай ук әти-әниләре белән басып торучы студентлар да шактый күп. Берничә минуттан соң электричка килеп җитте, Зөһрә үз урынына кереп утырды һәм әти-әнисенә кул болгап калды.

Шушы мизгелләрдән соң инде шактый күп вакыт узды. Быел Зөһрә – медицина колледжының ахыргы курс студенты. Казанга укырга кергәннән алып, бүгенге көнгә кадәр Зөһрәнең гомерендә шактый күп үзгәрешләр булды. Колледжда ул яхшы дуслар тапты. Уку елларында алар бик якынайдылар, бер-берсенә һәрвакыт терәк булып тордылар. Әмма курсташлары арасында Зөһрәнең иң яхшы, иң якын дусты да бар. Зөһрә аны  перронда, әти-әнисе белән электричка көткән вакытта ук күргән иде: аны нигәдер әтисе генә озатырга килгән иде. Зөһрә моңа игътибар итсә дә, артык мәгънә бирмәде. Беренче тапкыр аудиториягә кереп, ул кызны күргәч, аның эчендә гаҗәпләнү дә, шул ук вакытта сөенү хисе дә туды, чөнки перронда торганда «минем курсташым булыр бу» – дип уйламаган иде ул. Иң беренче Зөһрә нәкъ аның белән аралаша башлады, чөнки ул аның күңеленә нигәдер баштан ук якын булып ятты. Кыз да Зөһрәне якты йөз һәм ачык күңел белән кабул итте һәм шул вакыттан бирле алар бик якын дуслар булдылар.

Ул кызның исеме – Алтынай. Казанда әтисе белән генә тора. Ә әнисе аңа 10-11 яшьләр тирәсе булганда начар чир белән авырып вафат булган. Кыз шул вакытта иң беренче мәртәбә олы кайгы кичергән. Дөрестән дә, әнисен бер мизгелгә генә булса да күреп алу өчен ул күпкә әзер, ләкин, шул ук вакытта, моның мөмкин түгеллеген яхшы аңлый. Әнисез калганнан соң Алтынай өчен әтисеннән дә якынрак кеше булмаган. Алар һәрвакыт бер-берсе өчен терәк булып, бер-берсенә ничек тә булса ярдәм итәргә тырышканнар, бәлки нәкъ менә шуңа күрә Алтынай Зөһрә кебек үк табиб булырга хыяллангандыр.

Зөһрә Алтынайның әтисе белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә. Еш кына ул аны үзләренә кунакка чакыра. «Көннәр буе тулай торакта яту да күңелсез бит, Алтынай белән бергә безгә кил», – ди ул еш кына Зөһрәгә.

Зөһрә атна саен диярлек туган йортына кайта. Әти-әнисен ул, әлбәттә, сагына, ә алар һәрвакыт кызларын, олы кеше кайткандай, бәйрәмгә кебек өстәл әзерләп, төрле-төрле ризыклар пешереп каршы алалар. Шулай, мәктәптә укыган еллар кебек, колледж еллары да тиз уза икән. Биредәге ахыргы елның май ае да килеп җитте. Зөһрәнең вакыты бик тыгыз: көннәр буе имтиханнарга әзерләнә ул.

– Бу атнада ничәләрдә кайтасың, кызым? – дип әнисе алдан сораштыра кызын. –Әтиең вокзалдан каршы алсынмы?

– Әни, бу атнада кайтып булмастыр. Вакытым бик тыгыз. Соңгы имтиханнар да якынлаша, – дип моңсулы тавыш белән җавап бирде Зөһрә.

– Ә-ә... Ярар алайса... Уңышлар сиңа, кызым, – диеп калды аңа әнисе. Телефон аша да әнисенең кәефе төшкәнен сизде Зөһрә. Әлбәттә, аның үзенең дә өйгә кайтасы килә иде, ләкин, бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөреп вакытым әрәм булмасын дип, ул Казанда калырга булды.

Колледжда дәресләр тәмамлануга, Зөһрә тулай торакка, ә Алтынай өенә кайтырга чыктылар. Күтәренке кәеф белән алар урам буйлап сөйләшә-сөйләшә баралар иде. Кинәт кенә алар бик каты тавыш ишеттеләр. Сискәнеп борылдылар һәм бер урында басып сүзсез калдылар. Яңа гына алар юл чыккан урында ике машина бәрелешкән. Кызлар куркуга төшеп шул якка карап торалар иде. Шул арада бу урынга шактый күп төрле машиналар җыелды. Машиналардан кешеләрне чыгара башладылар. Бер мизгелдә Зөһрәнең күзләре яшь белән тулды. Сулышы кысылгандай булды, эченә ниндидер авырлык тулды. Бар яшь гомере күз алдыннан узды Зөһрәнең. Алтынай, аңына килгәндәй, кинәт кенә күзләрен бу күренештән дустына күчерде һәм: «Әйдә инде, китик моннан», – диде. Ул әле машиналарның берсеннән Зөһрәнең әти-әнисен тартып чыгаруларын белми иде. Зөһрә, аны ишетмәгәндәй,  яшьле күзләрен бер ноктага төбәп торды. Күпмедер вакыт үткәч кенә ул «томан аша» Алтынайның «әйдә инде, әйдә инде» дигәнен ишетә башлады. Зөһрә аңа бер караш ташлады да, күзләрен аска төбәде.

Күз алдында югалтты әти-әнисен Зөһрә. Кызлары кайта алмагач, алар аңа әйтмичә генә, янына үз машиналарында килергә булганнар. Алтынай Зөһрәнең хәлен бик аңлый иде. Ул бит үзе дә кечкенәдән әнисез үскән кеше. Шулай булса да, аның әтисе бар иде, ә Зөһрә анысын да югалтты. Нәкъ менә хәзер ул кечкенә чагында әнисеннән ишеткән «барни дә мәңгелек түгел бит” дигән сүзләрне исенә төшерде. Ул вакытта бу сүзләргә игътибар бирмәсә дә, хәзер ул аларның мәгънәсенә төшенә башлады.

– Якыннарыңны югалту – чыннан да, бик авыр кайгы, – ди Алтынай. Моны шушы югалтуны кичерүчеләр генә аңлый ала. Ләкин яшәү моның белән тәмамланмый. Һәр кешенең тормышында югалтулар була. Әти-әниеңне югалтсаң да, кайчан да булса бу кайгы тыначак, хәтта алардай якын берәр кеше дә табылыр. Моның белән яшәргә өйрәнү җиңел түгел, ләкин без нәрсә эшли алабыз? Бу дөньяда синең белән булачак мәңгелек берәр нәрсә булса, нәрсә булыр иде икән ул?

Нурсинә КУРАМШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев