Логотип Идель
Иҗат

ДУСЛЫК

Дуслык кайгыда сынала, диләр. Әмма Алия һәм Альбина кебек балаларның нинди кайгылары булсын?

Балачактан бергә уйнап үскән Алия белән Альбина дуслыгына шикләнеп карыйлар. Күпләр бу дуслыкка ышанмый. Альбина Ижевск шәһәрендә яши һәм җәй буена әбиләренә кунакка кайта. Ул һәр көнне әбиләренең күршесендә генә яшәүче Алия белән уйнарга чыга. Алар качышлы да, сызыклы да уйныйлар, көн эссе булса елгага су коенырга баралар, өйгә кереп Алиянең әнисе белән бергә төшке аш пешерергә яраталар. Кыскасы, Алия белән Альбина бөтен җәй вакытын бергә уздыралар. Август ахырларында Альбина Ижауга кайта, ләкин кызлар аралашуын туктатмый: кыш буе хатлар алышалар. Альбина матур маркалар ябыштырып, ә Алия үзе ясаган открыткалар белән хатлар җибәрә. Ике кыз да һәрвакыт җәй җитүен көтә.    

Самими балачак та, дәртле үсмер чак та тиз үтеп китә.

Мәктәпне тәмамлауга, Алия экзаменнарны яхшы биреп шәһәргә күченә һәм укытучы профессиясенә укырга керә, ә Альбинаның күптәнге хыялы чынга ашты: ул юрист юнәлешендә китте.

Алия дә, Альбина да университетны кызыл дипломга тәмамладылар. Аларның язмышлары ике төрле юл буенча китте: хәзер инде Алия гимназиядә рус теле укытучысы булып эшли, Альбина – шәһәрнең күренекле юристы. Уку вакытында да, эшләгәндә дә кызлар аралашып тордылар. Ләкин Алия бу вакытта бер нәрсәне тойды: Альбина аңа карата  салкын мөнәсәбәттә, битарафланды. Вакыты юкка салынып сөйләшмәде, очрашулардан баш тартты. Альбина үз эшнең остасы булгач, аның акчасы да, яңа дуслары да барлыкка килде. Аңа Алия ник кирәк?

Беркөнне Алия белән күңелсез хәл килеп чыкты. Ул үзенә яңа фатир алды. Ул фатирның очызлыгына гаҗәпләнде, ләкин алдаумы-юкмы икәнен тикшермәде. Икенче  көнне үк иске фатирдан әйберләрен алып, фатир хуҗасына барып, укымыйча, документларга кул куйды, акчасын күчерде. Адрес буенча килеп караса, бу фатирда инде кеше яши икән, ә фатир «хуҗасы» телефонны алмый иде.

Алиянең кулында бер тиене дә, яшәргә өе дә юк. Машина юллап, ул әти-әнисенә кайтты. Адвокат хезмәте хәзер бик кыйммәтле, Алиянең бер юлы гына бар: элекке дустына – Альбинага мөрәҗәгать итү. Альбина бу хәлне ишеткән булган. Ләкин Алия күпме генә «дустына» шалтыратса да, ул телефонын махсус алмаган.

Балачактан канат чыгарган дуслык ныгый алмаган шул. Алия никадәр генә сәбәбен эзләп караса да, таба алмады. Югалган акчалар түгел, ә югалган дуслык йөрәген даими кимереп тора.

Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев