Логотип Идель
Иҗат

КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ

Ни гаҗәп, Чиркәү манарасыннан агылган  кыңгырау тавышына уяна алмаганны, бүген иртәнге намазга җыенган дин әһеле кеби бик иртә тордым. Миннән алда бигрәк, читлектән ычкынган кош сыман, каядыр атлыгып торган тынгысыз күңелем уянды. Аякларым гына түгел, бөтен гәүдәм, җаным да әмер биргәнне  көтмичә, Пушкин урамына атылды. Баш очында Надяның: “Федя, а ты уже проснулся? Надень на голову, да заболеешь ведь!” сүзләре генә әле һаман да  ишетелеп торалар. Бер унбиш минутларда мин инде Петергоф вокзалы каршында басып тора идем. Питер бүген тагын елый, әйтерсең  үзенең бердәнбер баласыннан аерылырга теләмәгән ялгыз ана ул. Чын актриса, оскар гына бирәсе кала инде. Елый имеш, сагышлана, үзен шуның кадәр мескен итеп күрсәтер өчен,   җирнең нинди генә үч-ачуларын үз эченә сыйдырып,  кайсы сагыш утында дөрләп яна икән ялгыз шәһәр? Балавыз сыкканнан алда Питерга чыннан да ятимнәр, мескеннәр  урынында булып карарга кирәк.

Ни генә дип әйтсәң дә шәһәргә тиңнәр юктыр, ул чыннан да матур. Яңгырлымы, яңгырсызмы анысы инде зарур түгел. Кемнәр өчендер Петербург бары тик  чыңга ашмас хыял гына булып кала. Ә берәүләр шушы кемнәрнеңдер хыяллары эчендә  яшәп тә, нинди бәхетле булулары турында хәер, белмиләрдер. Шикләнергә сәбәп күрмим, шуңа турысын әйтәм, әлеге гаҗәеп шәһәр моннан ничә чакрым ераклыкта яшәүче күп милләттәшләремнең уйларында да юк, шулай булгач төшләренә кереп, тәмле йокыларыннан да  бүлдереп  азапламыйдыр. Әгәрдә теге вакыйга болай төгәлләнмәгән булса, анаманы да ялгыш адымы өчен тиргәмәс идем, мин дә, Казан губернасында яшәп, Питер турында белмәүчеләр  рәтенә кергән булыр идем.

Әлеге вакыйга 1910 нчы еллар башына барып тоташа. Миңа яшьтә дүрт – биш ай тирәләре генә булгандыр, шуңа барысын да ап-ачык хәтерләмим, кеше сүзләренә, Надя әйтүләренә генә таянып сөйлим.

Көз айлары иде, сентябрьнең матур вакытлары диеп уйлый күрмәгез. Шыксыз салкын, җилле көн булды ул. Кая барганымны, ни йомыш белән җылы түшәктән  аерылып чыгып киткәнемне бигеле тәгаен хәтерләмим, әмма әлеге ерак җирләргә  һәрхәлдә ышттан туздырыр өчен генә чыгып китмәгәнбездер.

Минем атам да  Питер улы. Анам белән танышкач, Казанга күченеп  кайтырга мәҗбүр булган. Гаиләнең һәр көне бик матур үткән, авылдагылар өчен алар үрнәк гаиләгә әйләнгәннәр. Озакламый бу дөньяга мин дә туганмын, белмим, әллә аларны бәхетле итәргәме, әллә мәңгелек гүргә илтер өченме... Атам ягыннан да, анам ягыннан да әби-бабам турында әйтүчеләр булмады, күрәсең алар инде күптән теге дөньяда...

Көннәрдән бер көнне, бердәнбер  ерак туган абыем  үлеп киткән. Соңгы юлга озатырга да өлгермичә, атам утырган поезд юл һәлакәтенә очраган. Әҗәленә тигән булгандыр инде, юкса, хәзер ул да гүр иясе. Барысын да йөрегенә артык якын кабул итә торган анам, бу хәлләрдән соң бигрәк тә бетешкән. Киресенчә була калса, тәпи дә йөри башламаган самими нарасыйны, әллә ничә чакрым ераклыктагы Петергоф вокзалында ташлап калдырмаган булыр иде.

Әлеге хәлләрдән соң, янә сулыш кына алып өлгергән тормышым, 180 градуска үзгәрә дә куя. Шәһәр малае булып формалашудан тыш, миндә шушы көннән башлап рус каны да ага башлый.

Надя, Надечка! Салкын вокзаллардан табып алып үз куенына сыйдырган, мине, бер белмәгән баланы үз милкенә алып катыйп тәрбяләгән, ашарткан-эчерткән изге ЗАТ ул. Нигәдер әлеге һәйкәл куярлык кешегә минем беркайчан да әни диеп әйткәнем булмады. Үз балаларын ташлап китеп, күпме хөрмәт, шәфкать күргән аналар да бит кайчандыр әни сүзенә «лаек» булганнар, ә минем Надям кемнән ким? Ким түгел, әлбәттә. Тик нигә соң аңа үзенең батырлыклары, миңа булган яхшы мөнәсәбәте өчен беркайчан да әлеге изге сүзне ишетергә насыйп булмады? Ә, Федя? Чыннан да, синең күз алларыңда түбән тәгәрәгән кешегә «Анам, газиз анам!»  диеп әйтүе күпкә җиңеллерәк мени соң? Надя – бар гомерен балалар йортында эшләүче тәрбияче һөнәренә багышлаган фәрештә. Үземне танып-белә башлаганнан бирле кайгылы вакытларымда да, шатлыгымнан җиденче катта булганда да ул гел минем белән булды. Кемдер кыерсытканда, мәктәптән елап кайткан чакларымда да  мине юата, күңелсезләнергә ирек бирми иде. Әгәр хәлем начарайса, нык борчыла, кирәк чакта тәрбияче генә түгел табибә дә була белде. Көн саен шәһәрдәге Чиркәүгә барып минем өчен молитваларын укый,  исән-сау булуымны теләп Аллага мөрәҗәгать итә иде.

Надя – рус халкының  мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, яхшысын-начарын үз эченә сыйдырган кеше. Дөресен генә әйткәндә, мин аны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Нигездә чыгышы белән  татар нәселеннән булган, татар авылында туган баланы, Рус җирлеге нык үзгәртте диеп әйтергә кыенсынам, әлбәттә, тик, шунысы мәгълүм: мин татар, чукындырылган татар. Үземне мескенләп  әйтүем түгел, милләттәшләрем алдында да гаебем юк. Бу адымга барыр өчен ниндидер теләк, инциатива  белдермәдем. Кыерсытулардан, чарасызлыктан котылу нияте дә юк иде миндә. Бәлкем ул вакытларда әле татар төсмерен алырга өлгермәгән, җитешмәгән булганмындыр?

Барысы да күпкә җиңелрәк. Моннан 19 ел элек, миндә татар каны акканын белгәнче үк, Надя барысын да җайга салган...

Исемемә килгәндә, мин Федя! Бәлкем, Фидәил, ә бәлкем Фәрит, я булмаса бөтенләй дә Илһам атлы  булганмындыр... Кем белә бит, тик минем калган гомеремне дә Федя исеме астында яшәп уздырасым килә. Барлык ясаган ялгышларымда, ирешкән  уңышларымда да  нәкъ тә Федя булып калу минем өчен үтә дә зарур.  Я, менә хәзер  әйтегез инде, монда кемнең гаебе бар ?

Сүземне чыНга алмагыз, шаяртып әйтүем генә, кирәк түгел, казынасы, казынган, эзләнесе  табылган, инде күптән. Тукай әкиятләрен, бишек җырын тыңлап үсмичә, сабый вакытта рус такмакларын, Пушкин иҗатын күреп үсүдә кем генә гаепле? Кечкенәдән үк рус йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнә башлап, ел саен тантаналы рәвештә билгеләп уздырабыз. Масленница, пасха бәйрәмнәре дә читтә калмый, аеруча аларын без бөтен урам бала-чагалары белән көтеп ала идек. Һәр көнем, инде 20 ел буе   Чиркәүдән  килгән зур көчле кыңгырау тавышынан башлана.Рус мохитендә яшәп, рус милләттәшләрем тирәсендә, шәһәр ыгы-зыгысында тәрбяләнеп үскәнемә дә мин үкенмим. Зур кырмыска оясына тиң рус-мәмләкәте минем өчен үтә дә кадерле, җаңга якын җир. Тормышымның һәрбер истәлекле вакыйгалары, мизгелләре биредә узуына мин бик шат. Гомумән алып әйткәндә, Россия, аның  күпьеллык тарихы миндә генә түгел, башка милләт халкында, башка илдә яшәп ятучы кешеләрдә дә  гаҗәпләнү хисе белән беррәттән, соклану хисе уятадыр. Әлеге искитмәле җирне Ватаным диеп атасам да ялгышмам, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы, мине үз баласыдай якын күрүче, матди яктан да, рухи яктан да туендыручы ул. Ә аның табигате! Гади тел белән генә әйтеп аңлатырлык түгел, ул аерым бер хозурлык. Буеннан-буена  үскән  нарат, ак шәлле    каен агачларыннан күз явын алырлык. Шул карурманнарда яшәп ятучы убырлы карчыклар, өч башлы аҗдаһалар, әкияттәге  ач бүреләр, юлбасар ерткычлар турында уйлагач, күңелләрне курку хисе баса, кызыксыну биләп ала.

Ә Петергоф вокзалы шактый вакытлар үтү белән дә үзгәрмәгән. Унтугыз ел элек нинди кыяфәттә булган, хәзер дә минем   аңымда бернинди үзгәрешләр кичермичә, үзенең структурасын, матурлыгын скалап кала алган.  Бәлкем бу реконструкция галәмәтедер, анысы миңа мәгълүм  түгел.

Артта  яңа яуган кардан атлап  барган  киез итек тавышы ишетелә.

– Федя, ты почему здесь? Опять простужешься, а на улице мороз, не задерживайся!

– Хорошо, матушка!

Алия МӨХӘМӘТКӘРИМОВА рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев