Логотип Идель
Иҗат

БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары иҗаты

САРЫК БӘТИЕ

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы гына кеше. Бу кешенең  булган, ди, базардан сатып алган бер бәтие. Бәти шундый матур булган. Карап туймаслык, ди. Аның дүрт аягында да кара төрткесе булган. Күзләре- кара, койрыгы белән гәүдәсе  - ак икән. Көннәр, атналар үткән, сарык бәтие матур бәрән булып үсеп тә җиткән.

Менә бер көнне хуҗасы бәрәнен болынга ашатырга алып чыккан. Хуҗа үзе белән печән чабарга чалгысын да алган. Килеп җиткәннәр болар шундый матур бер аланга. Аланда төрле чәчәкләр үсә, чәчәкләр өстендә бик матур күбәләкләр очып йөри икән. Сарык бәрәне бу матурлыкка шаккаткан. Менә аның хуҗасы печән чаба башлаган, ә бәрән , татлы үләннәрне ашый-ашый, үзе дә сизмичә, бик еракка киткән. Борылып караса, бөтенләй чит-ят җир. Ары сикергән, бире чапкан, тик хуҗасын тапмаган. Үз-үзенә бик нык ачуы чыккан, юлга сузылып яткан, еланга чак кына басмый калган, кырмыска оясын туздырмакчы булган. Тик кырмыскалар әйткәннәр: “Берүк безнең шәһәрчегебезгә тия күрмә, ни теләсәң, шуны бирәбез”, – дигәннәр. “Миңа хуҗамны табарга булышсагыз иде”,-дигән бәрән. Кырмыскалар аңа бик теләп булышканнар. Беркөнне хуҗасы янына алып барып куйганнар.

Менә шул көннән башлап, сарык бәрәннәре беркайчан да хуҗаларын ташлап китми башлаганнар. Чакыргач та йөгереп киләләр икән.

Яббарова Камилә Алмаз кызы

 

ТЫЛСЫМЛЫ ҖИЛ                             

Борын-борын заманда ташбака белән балыклар кошлар кебек күктә оча торган булганнар.Алар бик усал икән. Кешеләргә, хайваннарга һәм кошларга зыян салганнар.

Көннәрдән бер көнне бик көчле җил, давыл чыга.Ташбака белән балыкны җил бәреп төшергән. Алар  бик ялынганнар:”Безне кире күккә күтәр”-, дигәннәр.Тик җил аларны тыңламаган.   

– Сез кешеләргә,табигатькә зыян китерәсез. Шуның өчен дә мин сезне күккә күтәрмим. Ташбаканың өстенә бер зур таш куйган. Шуннан бирле ташбака экрен генэ шул ташны күтәреп йөри икән, ә балыкны суга җибәргән. Балык суда гына йөзгән.

Солтанова Алинә Раушан кызы

 

ТЫЛСЫМЛЫ ҖИЛӘКЛӘР

Бер кечкенә генә авылда яшәгән, ди, Алия исемле кыз. Алия бик уңган һәм шаян кыз булган. Әнисе аны бик яраткан. Аның дуслары да бик күп булган.

Бервакыт Алия дус кызлары белән җиләккә киткән. Алар бик күп итеп җиләк җыйганнар. Алия җиләк җыя-җыя дусларыннан аерылып киткән һәм адашкан. Ул бер бик матур, әкиятләрдә сөйләнә торган аланга килеп чыккан. Анда җиләк бик күп һәм эре икән. Алия бер җиләккә кагылган һәм ни күрсен: бөтен җиләкләр бер рәткә тезелеп аңа юл күрсәтәләр. Ул җиләкләр күрсәткән юл белән бара һәм урман кырына чыга. Җиләкләргә рәхмәт әйтеп өенә кайтып китә.

Өенә кайткач, әнисенә урманда булган хәлләр турында шатлана-шатлана сөйләп бирә. Булган хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә, җиләкләп чәй эчәләр.

Латыпова Гөлназ, 5 нче сыйныф        

 

ӘТӘЧ

Элек заманда булган икән, ди, бер Әтәч. Бу Әтәч ишегалдына чыгып, тәртип саклагандай, як-ягына каранып, эре генә атлап йөри икән, ди. Шулай кукыраеп йөргән-йөргән дә, ди, бу, биек койма башына менеп кунаклаган, ди.
– Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Мин – Шаһ-әтәч, Патша-әтәч, мин – Хан-әтәч, Солтан-әтәч! – дип кычкыра икән, ди.

– Чибәркәйләрем, сөекле тавыкларым, Карабикәләрем, акбикәләрем! Әйтегезче, матурлардан матур кем матур, батырлардан батыр кем батыр? — дип сорый икән, ди, бу.

Шул тирәдә булган барлык Карабикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр йөгерә-йөгерә җыелдылар, ди, үзләренең шаһлары, бөек падишаһлары, мактаулы ханнары, куәтле солтаннары янына. Җыелдылар да, ди, болар җырлый башладылар, ди.

– Кая инде, кая инде ул безнең ханыбызга тиң кеше, кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз, кая инде, кая инде ул безнең сөекле падишаһыбыз белән тиңләшерлек кеше! Юк, юк, юк инде ул, ханым-солтаным! Синнән дә акыллы, синнән дә матур, синнән дә батыр юк инде бу дөньяда, – диләр моңар Тавыклар. Әтәч тагын да көчлерәк итеп:

 Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! — дип кычкырды да, ди, тагын сорады, ди,болардан:

– Арыслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә, кемнең кием-салымы зиннәтлерәк?

– Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишаһыбыз, синең аякларың тимердән дә ныграк, солтаныбыз, арыслан дигәннәре синең белән тиңләшә аламы соң, синең тавышың арыслан тавышыннан да гайрәтлерәк! – дип җырлаштылар, ди, Тавыклар.

Әтәч масаюыннан шартларга җитте, ди. Шуннан соң кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде дә, ди:

– Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә, кемнең башындагы таҗы затлырак? – дип сорады, ди.

Тавыклар йөгерә-йөгерә биек койманың янына ук килделәр дә, ди, кукыраеп утырган Әтәчкә башларын иеп: – Тәхетләрдән биек – синең тәхетең биек, таҗлардан затлы – синең таҗың затлы, синең таҗың бит ул җем-җем итеп тора. Син бит безнең бердәнбер падишаһыбыз! – дип әйттеләр, ди.

Шул арада юан пешекче, койма артыннан, аяк очларына гына басып килде дә, ди, Әтәчне эләктереп тә алды, ди.

– Менә бәла! Менә кайгы!

Пешекче куәтле патшаны аягыннан тотып алып койма башыннан сөйрәп төшерде дә, биленнән пычагын алып, бөек шаһны бугазлап, мактаулы ханның зиннәтле киемнәрен йолкып ташлап, җиңелмәс солтанның итеннән тәмле шулпа пешерде, ди.

Кунаклар ашыйлар-ашыйлар икән дә ашны мактап куялар икән:

– Ай-яй, тәмле дә икән әтәч шулпасы! Ай-яй, симез икән бу Әтәч! – дип әйтәләр икән, ди.

Хөсәенов Гадел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев