Логотип Идель
Иҗат

ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ

21 нче октябрь! Ниһаять, көтеп алган көн дә килеп җитте. Зур сумкаларын күтәреп Тимур бүген әтисенең туган авылына әби-бабайларына кунакка кайтып китте. Сәгать телләре кичке 4 не күрсәткәндә ул инде шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылып дәү әниләрендә тәмләп чәй эчеп утыра иде. Барысы да яхшы кебек, тик менә өстәл тартмасында китап-әсбаплар арасына яшерелгән «Кролик Питер – 2» кинопремьерасына алынган билетлер гына кызганыч иде. Бүгенге көн дә шул вакыйга аркасында көтеп алынган булып исәпләнде. Әти-әнисе малайны авылга кайтырга көчкә үгетләде, хоккей площадкасы белән юатып Тимурның эченә бераз ышаныч өстәделәр. Әлбәттә, сумкасы да шул сәбәптән генә зур иде.

Дәү әни-Дәү әти янында сый мулдан. Кәеф шундук күтәрелеп китә. Өстәвенә, хәзер җәй ае түгел, бал кортлары да ояларына кереп качкан, басылганнардыр. Куркытып, озак тынгы бирми иделәр шул. Бал кортларын яратып бетермәсә дә, балны бик яратты кунак егет. Ничек яратмасын ди, авылда гына бит ул шундый бал, башка беркайда да юк.

Икенче көннең иртәсе бик кызу үтте. Ни дәрәҗәдә кызу үткәнен генә әйтә алмыйм әлегә. Тимур да әйтә алмый шул. Аның иртәсе генә түгел, көндезе дә җиңел үтте. Төшкә кадәр бабасы оныгын урманга утынга алып бармакчы иде, Тимур гына авырдан торды, ул уянганда бабасы инде кайткан, кырыгынчы эшен эшләргә җитешкән иде. Әтисе белән сөйләшкәннән соң малайга ишегалдындагы кар өемнәрен арт якка чыгарырга дигән әмер бирелде. Бу эшне дә малай бик тартынып кына башкарды, салкын бит тышта янәсе, ә өйдә бик җылы. Соңгы дәшкәндә Тимур бияләйләрен эзләүдә булды, дәү әнисенең киңәше белән урта яктагы шкаф тартмасыннан әтисенең кечкенә бияләйләрен тартып чыгарды. Бияләйләрен генәме соң? Бер мәл малайның күзләре тонык төстәге таушалган дәфтәр күреп алды. Көндәлек булса кирәк...

1980 ел, 21 октябрь

Бүген дә йокы туймады. Кичә бозда күп шуып, утын алып кайтырга онытканмын. Иртә белән җылыда уяныр өчен генә җитәр әле дип исәпләдем. Бик җитеп бетмәгән кебек хәзер. Укудан соң тимераяклар турында онытып торасы була инде. Күрше Фатихның да барасы юк микән. Кичә бергә шуган идек. Бүгенгә планнар күп әле. Ну, зату мин суга бармыйм, әнә анысына Камилә бара, минем эшне эшләгәне юк әле. Мәктәпкә киттем, соңга калсам тагын шелтәлиләр. Хуш!

1983 ел, 17 гыйнвар

Бүген кәеф юк. Язасым  килми, шулай да язам инде. Мәктәбегездә салкындыр, дип әнкәй калын итеп киендереп җибәргән иде, сарык йоныннан бәйләгән оекбаш та, җылы бияләе дә булышмады. Укытучы Сәкинә апаның да бармаклары зәңгәр буяуга кереп чыккан төсле иде. Бер Хәлил генә бүген урынында утырып кала алмады, җылыда уянган бугай, шуңа әйбәт булган инде кәефе. Әле Ильясы да урамга тау шуарга чакырып ята. Нинди тау шуу, кичкә кадәр ишегалдындагы карны көрәп бетермәсәм, әти кинога да җибәрмәячәк.

1986 ел, 11нче март

Кичә күрше Фатих белән урманга утынга бардык. Табигатькә сокланыр өчен бармасам да, монда сокланмый калып булмый инде. Фатихка да кышкы урман бик ошады. Кайткач әниләре сүгәр инде бу баланы дип карап куйдым үзенә, утыны әз иде шул. Болай ялкау малай түгел ул үзе, ну, бераз саңгырау, ике әйтми эшләми. Көн дә урманга йөреп ул да туйгандыр инде, сүз юк. Өенә як, мунчасына. Их, бу мәшәкатьләрдән башка гына да, һәр иртә өеңә җылы килеп барсын иде лә! Моның турында озак хыяллансаң була. Но минем тагын вакыт юк. Монда язган арада, капка төбен тагын кар явып тутырган...

Газсыз еллар, шул булган икән инде. Чыннан да, авыр еллар, дип уйга калды Тимур. Юкка гына газ – яшәү чыганагы дип әйтмиләр. Киредән шул вакытларга кайтып яши башласак,  хәзерге балалар мондый шартларга ияләшә алырлар иде микән? Кемгә ничек, тик менә бу көндәлектәге язмалар Тимурга җитә калды. Ул барысына да риза, иртә белән җылыда уяну бәхетеннән генә аермасыннар аны. Әтисенең изаланулары да бик җиткән.

Бияләйләр табылды, тик малай гына бераз соңлады кебек. Бабасының телефоннан кем беләндер сөйләшүен ишетеп, ул инде тагын да ашыга төште.  Бу кемдер Тимурның әтисе булуы ихтимал.

– Әни утынга баруың турында ирештерде. Рәхәт яшибез лә әткәй, нигә азапланырга тагын, ул вакытлар да җитә калган. Өйгә газ урнаштырдым бит инде, мунчаны да газга көйләүне әйткәндә, син тагын үзеңнекен тукыдың, алай ярамый бит. Минем дә кулдан эш килгәндә инде. Эшемнән  яхшы гына бәядән эшләтергә мөмкинлек бирәләр. Уллары газпромда эшли торып, әти кешенең урманнан утын ташып йөрүе көлке бит.

Бу сөйләшүне малай хәзер җайлы күтәрә. Әтисен аңлый, иң мөһиме, ул бит күпме еллар шуның өчен тырышкан, халыкны җылы белән тәэмин итү – аның бурычы. Бу мизгелләрдә Тимурга да бик җылы иде, тәүге кат чын-чынлап җылы.

 Азалия САБИТОВА, 2022 елгы «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесе җиңүчесе                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев