21 нче октябрь! Ниһаять, көтеп алган көн дә килеп җитте. Зур сумкаларын күтәреп Тимур бүген әтисенең туган авылына әби-бабайларына кунакка кайтып китте. Сәгать телләре кичке 4 не күрсәткәндә ул инде шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылып дәү әниләрендә тәмләп чәй эчеп утыра иде. Барысы да яхшы кебек, тик менә өстәл тартмасында китап-әсбаплар арасына яшерелгән «Кролик Питер – 2» кинопремьерасына алынган билетлер гына кызганыч иде.