АШКЫН, КЕШЕМ! СИНЕ ҖИРДӘ ЕЛЛАР КӨТӘ, ЮЛЛАР КӨТӘ!
Зөлфәтнең якын дусты, шигырьдәше Мөдәрис Әгъләмнең шундый сүзләре бар: «Шаукымлы шигырьләр язуга артык хирыслык күрсәтмә. Бүгенге көн ыгы-зыгысы, шаукымнар үтә дә китә алар, ә зур шигърият кала. Кулыңа каләм алгансың икән, Олуг шигърият турында гына уйла. Калганы - ялган». Олуг шигърият, зур шигърият дигән бу сүзләр – Зөлфәт иҗатына үзе исән чагында ук берегеп калган сүзләр. Йомшак, ипле һәм шул ук вакытта искиткеч туры сүзле бу шигърият һаман да күпләр өчен өлге булып тора. Исән булса, 3 гыйнвар көнне Шагыйрьгә 75 яшь тулган булыр иде.
***
Һичберкем дә түгел, үзем бу,
Яшь чагымда әйткән сүзем бу:
«Күз нурларым күкне уяр күк,
Күкрәгемә дөнья сыяр күк —
Үз-үземне кайчак аңламыйм,
Әллә кеше, әллә алла мин!»
Еллар узды... Инде уйлыйм мин —
Чын дөресен әйтәм, алдамыйм:
Алла чакта — кеше түгел мин,
Кеше чакта — бераз алла мин...
Яралы йолдыз
Күр әле, күр!
Күк йөзеннән
Атылды йолдыз!
Кемнеңдер җаны очамы
Гел япа-ялгыз?
– Ни булды, йолдыз? –
дип дәштем.
Кая барасың?
– Мин, — диде, — күкнең
Сүнмәс ярасы...
И, йолдызым!
Синең сыман
Бу җан да ялгыз...
Мин дә бик тиз янып сүнәр
Яралы йолдыз...
Ашкын кешем
Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә.
Күкне ярып очкан чакта,
Янып төшсәк беркөн әгәр,
Көрәш җыры булып кайтсын,
Кайтсын җиргә безнең хәбәр!
Безнең эзне саклар таулар,
Шашкын җилләр, якты дала.
Килә кеше, китә кеше—
Еллар кала, юллар кала.
Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине һаман
Еллар көтә, юллар көтә.
Бул гына!
Күкнең тансык балкышлары сыман
Җемелдә гел гомер юлымда! –
Синнән бүтән һични үтенмимен...
Бул син бу дөньяда!
Бул гына!
Һич югында ерак йолдыз нуры
Булып миңа там син тын гына...
Сөю дәшкән былбыл булып сайра,
Аккоштай йөз дөнья таңында!
Сиңа гына бары багышланыр
Хәтта соңгы сулар тыным да...
Миңа бүтән берни кирәк түгел! –
Син бул гына... Бары бул гына!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев