Логотип Идель
Иҗат

ЧӘЧӘК АТТЫ АБАГА! (ФЕЛЬЕТОН)

– Гафу итегез, бу 66 нчы офисмы?

– Узыгыз, рәхим итегез, керегез, үзегезне өйдә кебек хис итегез!

Бу сүзләрне әйткәндә, тәҗрибәле психолог яткан җиреннән сикереп үк торды, кулыннан телевизорның атналык программасы шуып төште. Бер колагында чүп үләне кебек эленеп торган күзлеген урынына утыртты да, ач бүредәй ишек ачылган якка сарылды.

Аның янына кергән кеше нигәдер бик бәхетле күренә иде. Күңелләрен дәваларга килгән башка кешеләргә һич тә охшамаган ир-ат. Бүлмәгә керер алдыннан ул джентельменнарча өч тапкыр шакыды, аягын ишек төбендәге чүпрәккә сөртте. Түбәдә эленеп торган карачкы-кошны бәреп төшермим дип, башын ия-ия керде. «Комплексларын елмаю артында яшерә» – бу диагнозны аңа кабинет хуҗасы – «Шарлы таң» психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең төп белгече  Әхәт Дәшмиев куйды.

Ябык кына клиент, оялып, алга – бүлмәнең уртасына узды. Кабинетның интерьеры модага туры килеп тора: барысы да минимализмның иң дөрес кануннарында. Бүлмәнең ике ягында зур-зур сейфларга охшаган китап шкафлары тора, икесе дә буш. Тәрәзә янындагы диварны ике сурәт бизи. Икесе дә клиентка балачагыннан ук таныш. Берсенең портретын Россия әләме бизәсә, икенчесенекен – Татарстан төсләре. Өстәлдә – календарь. Моңа кадәр дәшми торган Әхәт, тәрәзә янына килеп, урамдагы кешеләргә күз ташлады да, жалюзины төшерде. Болай да караңгы бүлмәдә сурәтләрдәге абыйларның күз җемелдәвеннән башка бернәрсә дә күренми башлады. Психологның «Креслога утырыгыз» дигән боерыгы гына аны бу мәхәббәт өчпочмагыннан чыгара алды.

– Сезнең ярдәмгә мохтаҗ булуыгыз әллә каян сизелеп тора. Сез әле кермәгән дә идегез, ә мин инде сезгә нәрсә җитмәвен белә идем. Бу үз-үзегезне тотышыгыздан күренә. Сез ике кулыгызны җыеп, миннән капланып утырдыгыз. Димәк, сез шәхси чикләрегезнең киңлеген белмисез. Сез миннән качасыз. Ник капландыгыз? Җавап бирмәгез, мин үзем дә әйтеп бирә алам моны. Сезнең балачактагы травмаларыгыз дәваланмаган. Сезнең белән әти-әниегез усал булганнар. Эштән арып кайтканнар да, сезнең белән сөйләшмәгәннәр. Әйе! Ә сез, үз-үзегезгә бикләнеп, реаль булмаган, фантазиягезнең яхшы эшләве нәтиҗәсендә формалашкан дөньяда яшәгәнсез. Шуңа күрә сезгә хәзер кешеләр белән аралашу авыр бирелә, сез беркем белән дә беренче булып сүз башлый алмыйсыз. Әлбәттә, чөнки сезгә үз дөньягызда рәхәтрәк, уңайлырак, анда сезнең шәхси чикләрегезне берәү дә бозмый. Туктагыз! Нәрсә әйтергә маташасыз сез миңа? Әйтмәгез дә, хәзер үзем сөйләп бирәм, тыңлап кына торыгыз! Нәрсә? Үз-үзеңне яратырга кирәк дисеңме? Син аны үзеңә әйт, яме! Миңа әйткән була тагы. Менә миңа кара син, менә шундый булырга кирәк: мин үземне яратам, күңелем кушкан эштә эшлим. Яратмаган эштә эшләү җиңел дип уйлыйсыңмы? Менә мин узган ел сәпиттә хатлар тарата идем, ә быел җылы кабинетта утырам, кешеләргә ярдәм итәм. Ник дисеңме? Әйтәм мин сиңа. Чөнки синең эшең кешегә файда китермәсә, аның кирәге бар дип уйлыйсыңмы? Гаиләдә дә рәхәт булырга тиеш кешегә. Менә хатын минем белән инде 14 ел тора, мин аның белән 5 ел торам. Син ялгызлыктан куркасыңмы? Курыкмаска кирәк аңардан. Кешегә үз-үзе белән генә дә рәхәт булырга тиеш. Мин хатын белән бер атна торам да, аңлыйм: хәзер аңа да, миңа да бер-беребездән ял итеп торырга кирәк. Күбрәк миңа инде, ул аның кадәр аңлы итеп яшәми. Ә мин аның хатын-кыз энергиясен үзем тутырам, башка хатын-кызлар энергиясен җыеп чыгам да, бер процентын да түкми-чәчми аңа бүләк итәм. Ярар, нәрсә без һаман минем турында гына сөйләшәбез. Менә син әйтәсең, урбанизация! Нәрсәгә кирәк соң ул урбанизация! Авыллар болай да үлеп бара, ә син монда «урбанизация, урбанизация»! Колаклар тонып бетте инде синнән. Сине әллә өйдә беркем тыңламыймы, бер сүз дә кыстырып булмый бит. Ә, теге уйлап чыгарылган дөньядан иптәшең дә туйгандыр инде, мескен хатын! Фантазёр! Вот не повезло так не повезло, абсолютли йес, нәкъ шулай. Димәк-икмәк, сезнең диагнозыгыз көн кебек ачык: күңелегездә депрессия бакчадагы эт эчәгесе кебек тамыр җәйгән. Сез бу чирнең иң катлаулы стадиясендә. Ләкин борчылмагыз, мин сезгә ярдәм итә алам. Бары бүген, бары сезнең өчен генә үзем күчереп язган «Депрессия: нәрсә ул һәм аны нәрсә белән ашыйлар» китабы «РЕФЛЕКСИЯ» промокоды буенча 10% ташлама белән сатыла. Китапны, кабинеттан чыккач, администратордан алып булачак. Тик 5 минут көтәргә туры килер, миңа кием алыштырырга кирәк. Тагын сорауларыгыз бармы?

– Әйе, гафу итегез, бу үзәктә теш табибы бүлмәсе ничәнче катта урнашкан ул? Ишекләрегезнең берсендә дә номер юк...

Әдилә ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев