Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
«ИСКЕ КАЗАН ӘКИЯТЛӘРЕ»: КАЗАН ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР СПЕКТАКЛЕНЕҢ АВТОРДАШЫ БУЛ
12 яшьтән өлкәнрәкләр Казан турындагы риваятьләргә нигезләнеп язылган проза һәм шигырьләрен тәкъдим итә ала. Иң яхшы текстлар «Иске Казан әкиятләре» спектакленең сценариесенә керәчәк. -
БИЮ ТЕРАПИЯСЕ: НИЧЕК КОМПЛЕКСЛАРДАН АРЫНЫРГА?
Бию терапиясе турында ишеткәнең бармы? Бию хәрәкәтләре ярдәмендә киеренкелектән арынырга, үз көчләреңә ышана башларга һәм рухи яктан сәламәтләнеп була. Бию белән дәвалануны психологлар үзләре, шулай ук эндокринологлар да тәкъдим итә. Комплекслардан котылырга һәм дә инде авырлыкны киметергә берничә бию төре булыша ала. Алар белән тулырак язмада таныштырабыз :) -
«ТАТАР КОСТЮМЫ – ТРАДИЦИЯЛӘР ҺӘМ ҮЗГӘРЕШЛӘР» КҮРГӘЗМӘСЕ: БАРЫР ӨЧЕН 3 СӘБӘП
31 майга кадәр Казан Кремленең күргәзмә залында «Татар костюмы – традицияләр һәм үзгәрешләр» күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгары халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. -
«ТАТАРКИНО» ЯШЬ КАЗАНЛЫЛАРНЫ БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНӘ ЧАКЫРА
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә «Татаркино» Зәйни Солтан скверында яшь казанлылар һәм башкала кунаклары өчен бәйрәм чарасы оештыра. Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай. -
ТИНЧУРИНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗА
3 июнь, 11:00 сәгатьтә, балаларны яклау көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балалар өчен «Балачак бәйрәме» үткәрә. Театр артистлары И.Хафизов, А. Ахунов, А. Гашигуллина, Ю. Выборнова театр фойесында күңелле уеннар оештырачаклар. Шул ук көнне 12:00 сәгатьтә Антуана де Сент – Экзюпериның "Кечкенә принц" спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк (татар теленә тәрҗемәсе - Рәзил Вәлиев). -
КАЗАНДА УКУЧЫЛАР АРАСЫНДА «ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Казанда 6-13 яшьлек укучылар арасында «Туган батыр» призына икенче көрәш фестивале уза. Фестивальдә грэпплинг, грек-рим көрәше, ирекле көрәш төрләрендә ярышлар булачак. -
СИНДӘ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕ АЛЫШТЫРГЫСЫЗ ТЕЛЕГРАММ-БОТЛАР
Ясалма интеллект дөньясында тормышыбызны җиңелрәк һәм уңайлырак итә торган яңа ярдәмчеләр барлыкка килә дә тора. Шундыйларның берсе – инде күптәннән барыбызга да таныш телеграмм-ботлар. Бу юлы язмада сиңа алыштыргысыз иң яхшы 5 телеграм каналны тәкъдим итәбез. Җыентыктагы барлык ботлар да бушлай. Рәхәтләнеп куллан! -
СОЦИАЛЬ, БОРЧУЛЫ ТЫЙНАК ҺӘМ УЙЛАНУЧАН: СИН НИНДИ ИНТРОВЕРТ?
Интровертларның күбесе ялгызлык ярата һәм бик тә шәхси чикләрен саклый. Әйе, аралашканда без еш кына шушы стереотиплы карашны кулланабыз. Ә бит интровертлар башка төрле дә була икән. Шулай бу тема белән кызыксынып, мәкаләләрдә казына башлагач, психолог Джонатан Чикның интровертларны бер-берсеннән нык аерылып торган дүрт төргә бүлгәнен ачыкладым. -
ЯРМИНКӘ-БУФЕТ, ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯЛӘРЕ, ДЕФИЛЕ: КАЗАНДА ТИЗДӘН «ГОРЬКИЙ+» ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛА
Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган һәм Россиянең өч шәһәрен колачлаган «Горький+» фестивале 2 июньдә Казанда старт алачак. Казанда өч көн дәвамында спектакльләр, лекцияләр, концертлар, променадлар, иҗат лабораторияләре, дефиле, ярминкә-буфет, «Черек күл» паркында спорт ярышлары үтәчәк. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ I «КАРАШ» ИНСЦЕНИРОВКА МӘКТӘБЕНӘ ЧАКЫРА
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Театр яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача караш ташларга чакыра, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куя. -
КОРОЛЕВА ШАРЛОТТА, КЫТАЙ АЛЛАЛАРЫ ҺӘМ БУНКЕР: ӨР-ЯҢА МАЙ АЕ СЕРИАЛЛАРЫ
Традиция буенча айның иң яхшы премьераларын яктыртабыз. Бу юлы ямьле яз аеның өр-яңа һәм текә сериаллары белән таныштырырга булдык. Исемлектә талантлы язучыларның китапларына нигезләнеп төшерелгән экранизацияләр дә очраячак. -
КУЛЛАР БЕЛӘН КАГЫЛЫРГА МӨМКИН БУЛГАН СЫННАР: КАЗАНДА «ЧУВСТВОВАТЬ СКВОЗЬ» КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛДЫ
Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Чувствовать сквозь» инклюзив күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә күрсәтелгән сыннарга куллар белән кагылырга мөмкин. -
САЙТ ЯСАУЧЫ, КЛИПМЕЙКЕР, КОПИРАЙТЕР: ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРДА ҮЗЛӘШТЕРЕП БУЛА ТОРГАН 4 ҺӨНӘР
Мәктәп укучыларына һәм студентларга җәй айларын ничек файдалы һәм продуктив итеп үткәрергәме? Өч ае буе тик ятканчы, акча эшләү күпкә яхшырак. Моның иң яхшы ысулы – берәр цифрлы һөнәр үзләштерү. Шуларның дүртесе белән язмада танышабыз. -
БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ДРАМАТУРГИЯ БӘЙГЕСЕ УЗА
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры балалар һәм яшүсмерләр арасында республика күләмендә драматургия бәйгесен игълан итте. Бәйгедә татар телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша. -
«МОЯ МИШЕЛЬ» ТӨРКЕМЕ, СПОРТЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ ҺӘМ ОСТАХАНӘЛӘР: «УРАМ»ДА СПОРТ ФЕСТИВАЛЕ УЗА
18, 19 майда «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия спорт фестивале кысаларында Казанның «Урам» экстрим-паркында концерт оештырылачак. Концертта «Моя Мишель» музыкаль төркеме чыгыш ясаячак. Фестивальнең мактаулы кунаклары рәтендә телевидение алып баручысы һәм спорт комментаторы Дмитрий Губерниев та булачак.
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ