БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ДРАМАТУРГИЯ БӘЙГЕСЕ УЗА
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры балалар һәм яшүсмерләр арасында республика күләмендә драматургия бәйгесен игълан итте. Бәйгедә татар телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша.
Драматургия бәйгесе Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында үтә. Анда 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Гаризалар 17 июньгә кадәр кабул ителә. Лонг-бит 1 сентябрьгә, шорт-бит 1 октябрьгә кадәр формалаша. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 17 ноябрьдә Яңа Кырлайда Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында узачак. I урын – 30 мең сум, II урын – 20 мең сум, III урын – 10 мең сум. Жюри бәйгегә килгән эшләрдән чыгып, аерым номинацияләр дә билгели ала. Бәйгегә җибәрелгән пьесаларга хокуклар авторларның үзләрендә кала.
Текстларны электрон почта аша бәйгенең электрон адресына (dramkonkurs-atnya@mail.ru) җибәрергә кирәк. Анкетага түбәндәге мәгълүматлар теркәлә: ФИО, туган көне һәм урыны; уку йорты; тору урыны (индекс, адрес), телефон (үзенеке булмаган очракта, укытучысы яки әти-әнисенеке), электрон адрес, пьесаның исеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев