ЯРМИНКӘ-БУФЕТ, ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯЛӘРЕ, ДЕФИЛЕ: КАЗАНДА ТИЗДӘН «ГОРЬКИЙ+» ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛА
Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган һәм Россиянең өч шәһәрен колачлаган «Горький+» фестивале 2 июньдә Казанда старт алачак. Казанда өч көн дәвамында спектакльләр, лекцияләр, концертлар, променадлар, иҗат лабораторияләре, дефиле, ярминкә-буфет, «Черек күл» паркында спорт ярышлары үтәчәк.
Фестиваль чаралары Казанның иң билгеле мәдәни мәйданчыкларында –Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында, Камал театрында, Качалов театрында, Тинчурин театрында, ТЮЗда, Милли китапханәдә, Милли музейда, Горький һәм Шаляпин музеенда, Тукай музеенда, Казан Кремле лекториенда, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Камал театры алдындагы мәйданда, Бауман урамында узачак.
Фестиваль кысаларында Камал театры үз репертуарындагы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр», Качалов театры «Васса» спектакльләрен күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев