«ТАТАР КОСТЮМЫ – ТРАДИЦИЯЛӘР ҺӘМ ҮЗГӘРЕШЛӘР» КҮРГӘЗМӘСЕ: БАРЫР ӨЧЕН 3 СӘБӘП
31 майга кадәр Казан Кремленең күргәзмә залында «Татар костюмы – традицияләр һәм үзгәрешләр» күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгары халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.
Ни өчен бу күргәзмәне күреп калырга кирәк? Моның өчен 3 сәбәп бар:
1. Күргәзмәдә Татарстан осталары теккән тарихи костюмнар тәкъдим ителә. Биредә Казан татарларының XIX-XX гасыр башы материалларыннан, ә нәкъ менә Кытай ефәгеннән, Италия винтаж тукымасыннан ясалган костюмнар бар.
2. Экспозициядә милли костюм дизайнерларының заманча коллекцияләрен күрергә мөмкин. Алар хатын-кызларның милли бизәнү әйберләренең борынгы детальләре һәм күн мозаика техникасында эшләнгән әйберләр белән тулыландырылган.
3. Күргәзмәдә үз халкыңның мәдәнияте һәм традицияләре турында тагын да күбрәк мәгълүмат алачаксың. Татар мәдәниятенең күпкырлы булуы һәм бөтен матурлыгы белән якыннан танышачаксың ![]()
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев