Логотип Идель
Бу – тема!

СОЦИАЛЬ, БОРЧУЛЫ ТЫЙНАК ҺӘМ УЙЛАНУЧАН: СИН НИНДИ ИНТРОВЕРТ?

Интровертларның күбесе ялгызлык ярата һәм бик тә шәхси чикләрен саклый. Әйе, аралашканда без еш кына шушы стереотиплы карашны кулланабыз. Ә бит интровертлар башка төрле дә була икән. Шулай бу тема белән кызыксынып, мәкаләләрдә казына башлагач, психолог Джонатан Чикның интровертларны бер-берсеннән нык аерылып торган дүрт төргә бүлгәнен ачыкладым.

Психолог тулаем бер төргә генә карап булмый дип аңлата. Кеше өлешчә социаль һәм өлешчә борчулы интроверт булырга мөмкин. Әйдәгез хәзер шул төрләр белән танышып китәбез.

СОЦИАЛЬ

Бу төр интервертлар кечкенә төркем эчендә аралашучан булырга, үзләрен иркен тотарга мөмкин. Алар үз янына кешеләрне җентекләп сайлый һәм үзләрен уңайлы хис иткән шартларда гына тулысынча ачыла ала. Мондый интровертлар ялгыз эшләргә ярата, чөнки башкаларның янда булуы аларга игътибарны тупларга комачаулый һәм энергияне ала. Алар озак вакыт аралашмыйча яши ала, ләкин барыбер кешеләр арасында булырга омтылып яши.

БОРЧУЛЫ

Борчылучылар ялгызлык эзли, чөнки аларга башкалар янында булу уңайсыз һәм күңелсез. Кешеләр белән аралашканда алар еш кына аңлашылмаучанлыклар белән очраша. Беләсезме кайчан аларга уңайлы? Аларга төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтүче кагыйдәләр нормасы кирәк. Шул чакта гына аларга аралашу кыенлык тудырмаячак. Борчулы интровертлар башкалардан игелек көтә,  көтелмәгән хәбәр, гамәлләрне яратмый. Алар һәрвакыт алдан кисәтеп кенә эш итә торганнар рәтеннән. 

ТЫЙНАК (ТЫЕНКЫ)

Читтән караганда, бу төр интровертлар әкрен булып күренә. Алар башта барысын да яхшылап уйлый, аннары гына эшли яки сөйләшә башлый. Андый кешеләргә «аңына килер өчен» һәрвакыт бераз вакыт кирәк. Кемнәрнеңдер, бигрәк тә кызу канлы кешеләрнең бу төр ачуын чыгара. Әмма шундый әкрен булуларына карамастан, тыйнак интровертларыбыз бииик акыллы һәм төпле фикерләр белдерә.

УЙЛАНУЧАН

Уйга батып йөрүче интервертлар үз эчке дөньясына, үз-үзләрен анализлауга күп игътибар бирә. Алар үз хыяллары һәм фантазияләре дөньясында яши. Бу начар түгел, бу – аларның дөньяны кабул итү ысулы, иҗади энергия чыганагы. Алар эшкә иҗади яктан карый, башлары белән чума.

Ә син үзеңне интроверт дип саныйсыңмы? Кайсы төргә карыйм дип уйлыйсың?

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев