Логотип Идель
Бу – тема!

СИНДӘ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕ АЛЫШТЫРГЫСЫЗ ТЕЛЕГРАММ-БОТЛАР

Ясалма интеллект дөньясында тормышыбызны җиңелрәк һәм уңайлырак итә торган яңа ярдәмчеләр барлыкка килә дә тора. Шундыйларның берсе – инде күптәннән барыбызга да таныш телеграмм-ботлар. Бу юлы язмада сиңа алыштыргысыз иң яхшы 5 телеграм каналны тәкъдим итәбез. Җыентыктагы барлык ботлар да бушлай. Рәхәтләнеп куллан!

Бесплатный бот OpenAI

Бу социаль челтәрдә фото астына текә текст язарга ярдәм итә, ава өчен текст буенча рәсем ясый, пост яза һәм хәтта язмадагы артык, кирәкмәгән сүзләрне дә алып ата. Кыскасы, әлеге бот сиңа күп кенә бурычларны үтәргә булышачак. Өстәвенә, аны дуслар төркеменә дә кертергә була.

Вера – Midjourney

Чикләнмичә экспериментлар ясарга мөмкин. Синең соравың буенча төрле стильләрдә теләсә нинди рәсем ясый ала. Мисал өчен, аниме, 3D, пиксель-арт һәм хәтта махсус синең өчен генә стиль уйлап табарга да мөмкин. Тик бу нейрон челтәре инглиз телендәге тасвирлама белән эшли. Дөресрәге, сорауларны рус телендә дә бирергә була, әмма аның нәтиҗәсе инглиз телендә бирелгән сорауныкыннан аерылачак.

Kandinsty 2.1

Чираттагы бот нәрсәсе белән яхшы соң? Ул рус телендәге тасвирлама буенча рәсемнәр тәкъдим итә, җиңел генә танылган рәссамнарның стилен кабатлый, 3D объектларны һәм хәтта сыннарны охшатып ясый.

Аниме Нейросеть

Тәәк, монысы исә аниме фанатларына багышлана. Бу нейрон челтәре теләсә нинди рәсемнән аниме героен ясый да куя. Кызык килеп чыга!

ChatGPT | Марти

Мартига күпме сорау бирсәң дә ярый, аның өчен чикләр юк. Ялгызлыктан интексәң, иң шәп дус ролен дә үти. Син аның белән фән һәм технологияләр, сәнгать һәм күңел ачу чаралары кебек темаларга фикер алыша аласың. Тагын бер плюс: бу бот белән төрле телләрдә аралашырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев