«МОЯ МИШЕЛЬ» ТӨРКЕМЕ, СПОРТЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ ҺӘМ ОСТАХАНӘЛӘР: «УРАМ»ДА СПОРТ ФЕСТИВАЛЕ УЗА
18, 19 майда «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия спорт фестивале кысаларында Казанның «Урам» экстрим-паркында концерт оештырылачак. Концертта «Моя Мишель» музыкаль төркеме чыгыш ясаячак. Фестивальнең мактаулы кунаклары рәтендә телевидение алып баручысы һәм спорт комментаторы Дмитрий Губерниев та булачак.
Катнашучылар өчен бай программа – остаханәләр, спортчылар белән очрашулар, күнегүләр оештырыла. Мисал өчен, 19 майда казанлылар һәм шәһәр кунаклары регби һәм фиджитал-футбол уйнарга, кием һәм аяк киемен үзгәртергә, шулай ук диджейлыкка өйрәнә алачак. Шул ук көнне WCSA дөнья чемпионы Иван Шпедт һәм нәфис гимнастика буенча спорт остасы Диләрә Ялалтынова белән очрашулар узачак.
20 майда укулелада уйнау, самокатларда, скейтбордларда, квадроциклларда йөрү буенча остаханәләр узачак. Шулай ук катнашучыларны граффити ясарга өйрәтәчәкләр.
18:00 сәгатьтә зур сәхнәдә «Моя Мишель» төркеме чыгыш ясаячак. Алар синти-поп һәм поп-рок стилендә җырлар башкара. Ачык мәйданчыклардан тыш, «Күңелле стартлар», «Батырлар уены» һәм «Беренчеләр көче» буенча бөтенроссия ярышларының финалын һәм экстрим-зонада тамаша чаңгыларын карарга мөмкин, дип хәбәр итә «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев