КАРИЕВ ТЕАТРЫ I «КАРАШ» ИНСЦЕНИРОВКА МӘКТӘБЕНӘ ЧАКЫРА
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Театр яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача караш ташларга чакыра, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куя.
Мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре җитәкчесе Анастасия Букреева.
Мәктәп эшчәнлеге берничә этаптан торачак. 12-18 июньдә узачак беренче этапка катнашучылар Экспертлар советы тарафыннан гариза һәм эссе нигезендә сайлап алыначак. 18 яше тулган авторлар karash_kariev@mail.ru почтасына анкета-гариза формасында үзләре турында мәгълүмат җибәрергә тиеш. Анкета мәктәпнең нигезләмәсендә кушымта булып бара. Гаризалар 5 июньгә кадәр кабул ителә.
Беренче этап драматургия теориясенә һәм нигезләренә багышлана. Катнашучылар теорияне махсус биремнәр һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытып барачак.
Икенче этапта катнашучылар һәм финалистлар бу елның көзендә билгеләнә. Алар Анастасия Букреева җитәкчелегендә классик әсәр белән эшләячәк. Нинди әсәрнең сайлануы инсценировка мәктәбенең барышында билгеле булачак.
Мәктәп эшчәнлеге ике телдә (татар һәм рус телләрендә) алып барылачак. Кариев театры финалга үткән инсценировкаларны үз сәхнәсендә куярга да, башка театрларга тәкъдим итәргә дә хокуклы.
«КАРАШ» инсценировка мәктәбе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев